Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Үзем турында үзем

Без бүгенге көн белән яшәргә өйрәнгән. Бар белгәнебез – мал җыю, гайбәт сату, талашу... Кирәкмәгән нәрсәләргә омтылабыз. Моны мин ачык аңладым. Шуңа күрә дингә килүемнең тарихын җиткерергә булдым.

Мин, Мөнирә Фәттах кызы, Зәй районының Бура-Киртә авылында якты дөньяга килгәнмен. Миндә сакланып калган кызыл шакмаклы ашъяулыкка төрелгән Коръән китабында «чәршәмбе көн, июль ае, 1947 ел, дөньяга кыз бала туды, сан буенча – 5 нче бала» – дигән язу сакланган. Ә туу турындагы таныклыкта 18 июль 1947 ел дип күрсәтелгән.
Нәселемдә динне хөрмәт итүче, укымышлы кешеләр булган. Әбием Бибикамал Аксар авылы кызы булып, Карман авылы егете Сәйфетдингә кияүгә чыккан. Ул Ислам динен хөрмәт иткән гаиләдә туган. Әби үскән йорт нигезендә хәзерге вакытта мәһабәт мәчет бинасы төзелгән. Әнием Сәхибҗамал Сәйфетдин кызы Бура-Киртә егете Гыйльфан улы Фәттахның хатыны булган. Ул абыстайга Коръән дәресләренә йөргән. Җомга көннәрендә әти җомга намазына йөрде, ә кайткач, ашъяулыктан Коръән китабын алып, кычкырып сурәләр укый иде. Әни, әтинең ялгышларын төзәтеп барды. 1961 елның кышында, авыл картларының безнең яңа өйдә җомга намазына килүләре әле дә хәтеремдә. Без, кызлар алар килүенә идәннәрне юып, кулдан сугылган паласларны җәйдек. Тагын бер кардәшебез – өченче буын туганыбыз Әлфәс Гайфуллин исә Чаллы шәһәре мәдрәсәсендә белем алган.
Шулай итеп, тормыш мәшәкатьләре белән кайнасак та, дини вазифалар үзләренә һәрчак диярлек тартып тордылар. Чөнки матди якны гына алга сөрү күзләрне томалый, як-ягыңдагыларны күрми башлыйсың, мал арткан саен һаман аз кебек күренә. Шул вакытта авырлыклар килү генә уятып җибәрә, дөньяга яңа күзлектән карыйсың. Минем белән дә шундый хәл булды. 
2016 елның декабрь аенда Татарстанның төп банкларының берсе булган –«Татфондбанк» банкротлыкка чыкты. Банкның ялган схемасына минем дә зур акчаларым эләкте. Китте суд процесслары, көн аралаш Казанга йөрү, үз кулың белән биргән акчаны, үз аягың белән дә йөреп алып булмый икән шул. Законнар өйрәнә башладым, матбугат чараларын күзәтәм. Үз вакытымда Чубайсның ваучер икътисадын өйрәндем, Ельцин бабайның һәр адымын карап яшәдем, Путинның авызыннан чыккан һәр сүзенә ныклап ышандым, Титов икътисадын яклап тавыш бирдем. Артистларның тормыш юлын, гаилә хәлләрен дә үзләренең туганнарыннан да артыграк белешеп тордым. Базарда сату иттем, ишек алдында күршеләр белән гайбәт саттым, ләкин күңелемә тынычлык тапмадым.
Ирем үлгәч, мирас мәсьәләләрен хәл итеп, 2017 елның февраль аенда мәчеткә килергә булдым. Күңелем тартты димме... Бәхетемә Алсу ханым очрады, сорашты, белеште дә Рәфига ханымга янына 2 нче сыйныфка Коръән дәресенә кертеп утыртты. Шул мизгелдә үк, мин үземнең дөрес килүемне аңладым, эчке рәхәтлек сиздем, эзләгәнемне таптым! Банк, суд юлларында йөргәнче, мәчет юлында нинди рәхәт икән бит!
Мәчетнең баскычларына басып менү, ишекләрен ачып керү үзе бер ләззәт бирә икән, моны чын күңелдән аңларга гына кирәк. Ишекне ачып керүгә, коры тавыш белән эндәшүче сакчы-вахтер да юк. Бар яктан – яхшы мөнәсәбәт. Мөгәллимәләр, бар да ачык йөз белән каршы алалар, иң татлы сүзләр белән генә  сөйләшәләр, һәрберебез дә тигез хокукта. 
Укытучылар дәрес алып барганда, белем дөньясына чумасың, көн саен яңа белемнәр үзләштерәсең, сорауларыңа – җаваплар, күңелеңә тынычлык табасың. Мәчеткә, мәдрәсәгә бару – ул үзе, тиңе булмаган бәхет!
Башка укучылар сурәләр укыганда, мин хәрефләр өйрәндем. Ә 2018 елда 1 нче сыйныфка шул ук Рәфига ханымга укырга кердем. Өйрәнәсе фәннәр бик күп әле, Аллаһы боерса. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, укытучыларыбызның ярдәменә ышанабыз! 
Мөнирә әби.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев