Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Яхшылыкка өндәп...

Түбән Чаллы авылында илаһи шигырьләр, мөнәҗәтләр һәм кешеләрне изгелеккә өнди торган күренешләр белән үрелеп барган дини кичә уздырылды. «Аллаһыны һәрвакыт тыңла, Аннан башка беркемгә дә гыйбадәт кылма, әти-әниеңә изгелек ит, аларга хезмәт итәргә авырсынма, алар өчен дога кыл, олыларны хөрмәтлә, кечкенәләргә мәрхәмәтле бул». Авыл кызлары белән берлек-тә, мөгаллимә Алсу Хөсәенова...

Түбән Чаллы авылында илаһи шигырьләр, мөнәҗәтләр һәм кешеләрне изгелеккә өнди торган күренешләр белән үрелеп барган дини кичә уздырылды.
«Аллаһыны һәрвакыт тыңла, Аннан башка беркемгә дә гыйбадәт кылма, әти-әниеңә изгелек ит, аларга хезмәт итәргә авырсынма, алар өчен дога кыл, олыларны хөрмәтлә, кечкенәләргә мәрхәмәтле бул». Авыл кызлары белән берлек-тә, мөгаллимә Алсу Хөсәенова әзерләгән һәм Югары Чаллыдан да кунаклар катнашкан бу кичәдә, әнә шул рәвешле, нәсихәтләр дә җиткерелде.
Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһы Тәгалә безне хайваннарны, кошларны һәм бөҗәкләрне дә кызганырга, йомшак булырга чакыра. Кызлар, курчаклар уены аша, залдагыларга шул хакта аңлаттылар. Түбән Чаллы авылындагы дини тәрбия алучы кызларның курчаклар ярдәмендәге уеннары бик тә гыйбрәтле иде.
Әйдәгез, бергәләп, ул күренешне, күз алдына китерәбез... Язгы урман. Әтисе белән улы шул матурлыкка хозурлана. Кинәт алар сәер бернәрсәгә тап булалар. Алар күзалдында бер күгәрчен авызына ит кисәге каба да, каядыр оча. Бу икәү күгәрчен артыннан барсалар, кечкенә эт баласы күрәләр. Күгәрчен эт баласының авызына шул ит кисәген сала. Моны күргәч, алар ул эт баласын һәм күгәрченне үзләре белән алып кайталар. «Эт баласына ишегалдында оя ясарбыз, ә күгәрчен йорт кыегында яшәр, дусты белән гел очрашып торыр», диләр алар.
Кичәнең икенче өлешендә шәһәр үзәк мәчетенең уку-укыту эшләре җитәкчесе Алсу ханым Гәрәева викторина үткәрде. Дөрес җавап биргән кызларга бүләкләр дә өләште. Әниләре ярдәмендә кызлар үзләре әзерләгән ризык белән тулы табын янында дәвам иткән бу кичәдә алар үзләренең киләчәктә нинди һөнәрләр алырга теләүләре хакында да сөйләделәр. Күбесе мөгаллимә, табиб булырга ниятли икән. Изге теләкләренә ирешергә насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә балаларыбызны газиз иманнарыннан аермасын.
Роза ЛАТЫЙПОВА,
Түбән Кама шәһәре һәм районы мөслимәләре җитәкчесе,
«Түбән Кама әниләре» җәмгыяте рәисе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев