Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Урта Чаллы мәчет төзи

Без, Урта Чаллы халкы авылыбызда мәчет төзү эшенә алындык. Аллаһының рәхмәте белән мәхәллә оештырылды, җир кишәрлеге алынды. Хәзерге вакытта мәчетнең нигезе салынган. Беренчеләрдән булып, бу изге эштә башлап йөрүчеләр - Ихсан Зиннуров, Мисбах Шәйдуллин, Фазыл Закиров. Гомумән, авылдашлар бик теләп катнаша: кемдер - акчалата, кемдер үз хәләл көче белән. Пәйгамбәребез...

Без, Урта Чаллы халкы авылыбызда мәчет төзү эшенә алындык. Аллаһының рәхмәте белән мәхәллә оештырылды, җир кишәрлеге алынды. Хәзерге вакытта мәчетнең нигезе салынган. Беренчеләрдән булып, бу изге эштә башлап йөрүчеләр - Ихсан Зиннуров, Мисбах Шәйдуллин, Фазыл Закиров. Гомумән, авылдашлар бик теләп катнаша: кемдер - акчалата, кемдер үз хәләл көче белән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: «Кем ошбу дөньяда Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзи, Аллаһы аңа җәннәттә йорт сала». Әлбәттә, ярдәмнең азы-күбе юк, әмма мәчетне төзеп сафка бастыру зур чыгымнарга төшә. Урта Чаллы мәчете төзелешенә булышырга теләп тә, кыенсыныбрак торучылар булса, андыйлар үрнәк алсын өчен, иң беренчеләрдән булып һәм зур суммада акчалата ярдәм итүчеләрне санап үтәм: Айрат Дәүләтшин, Альберт Дәүләтшин, Нияз Яхин, Дәһия Әхтәмова, Фәния Шәйдуллина, Гакыйф Закиров, Фиргать Махмуриев, Ихсан Зиннуров.
Мәчет нигезен салуда авыл халкы бердәм булды, Фазыл Закиров, Рәйхат Шәйдуллин, Рөстәм Шәйдуллин, Наил Галиуллин, Фәйзенур Галиуллин, Айдар Әгъләмов, Гакыйф Закиров, Илшат Вәлиев һ.б. - кыскасы, һәрбер өйдән кемдер килеп үз вакытын һәм көчен изге эштә садака итте. Шулай ук, күрше Югары Чаллы кешеләре дә үзләреннән өлеш кертеп калырга ашыгалар. Мәсәлән, Югары Чаллы эшмәкәрләре Нияз Хөснуллин, Фәрит Садыйков,Әнәс Ахунов үзләренең техникалары белән ярдәм иттеләр. Аллаһы Раббыбыз барчасыннан да разый булса, әҗер-савапларын бирсә иде.
Читтә яшәүче авылдашлар, мөселман кардәшләр һәм теләге булган һәркем мәчет төзелешенә булдыра алганча ярдәм итсә иде.
Акчаны исәп-хисап счетына күчерү өчен банк реквизитлары: ММРО-Приход д.Средние Челны Мухтасибата г. Нижнекамска и Нижнекамского района ЦРО-ДУМ РТ
ИНН: 1651062111, КПП: 165101001, Р/с: 40703810900000000804 в банке ОАО АИКБ «Татфондбанк» г. Казань. БИК: 049205815, к/с: 30101810100000000815.
Белешү өчен телефон: 8-906-124-59-57.
Ошбу бетәчәк дөнья өчен генә түгел, мәңгелек йортыбыз - ахирәт өчен дә тырышыйк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Садака малны киметмәс». Чөнки садака бирүчегә Аллаһы Тәгалә арттырып бирә. «Малларын Аллаһы юлында сарыф иткәннәрнең хәле - җиде башак үстереп, һәр башакта йөз бөртек орлык биргән бер данә орлыкның хәле кебектер. Теләгән кешесенә Аллаһы кат-кат нигъмәт бирер. Аллаһы - муллык иясе вә барысын да белеп торучы» («Бәкара» сүрәсе, 261).
Раушан ШӘЙДУЛЛИН,
Урта Чаллы авылы имамы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X