Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Уңган кызлар, булган егетләр

Безнең әбиләребез көзге уңышларны җыеп алып, башкарасы эшләр бераз җиңеләйгәч кышкы озын кичләрдә бер-берсенә кунакка йөреп, кул эшләре тоткан. Бу «Кич утыру»ларда хатын-кызлар бергә җыелышып, аралашкан, тәҗрибә уртаклашкан, бер-берсенең һөнәрләрен өйрәнгәннәр.

Апа-әбиләрнең берәүләре җеп эрләгән, икенчеләре оекбаш, шәл бәйләгән, сөлге-кулъяулык чиккән, икенчеләре балчыктан төрле савытлар әвәләгән, өченчеләре агачтан кашыклар, уенчыклар ясаган. Ә соңыннан эшләрен читкә куеп рәхәтләнеп күңел ачканнар, төрле уеннар уйнаганнар. Кыр эшләре тәмамлангач, ирләр дә кул кушырып утырмаган, аларның һөнәри осталыклары булган. Агач белән эш итү осталары чана ясаган, чаңгы бөккән, кәрҗин үргән, бала тибрәлеп кенә йоклый торган бишекләр эшләгән. Тимер белән эш итү осталары да хуҗалыкта кирәк-яракны үзләре ясаган, искесен төзәткән. Менә шушы әби-бабайларыбызның онытыла барган һөнәрләрен искә алу максатыннан, без 7нче балалар китапханәсендә «Ял көне клубы» программасы кысаларында балалар белән борынгы заманга чумып, халкыбызның элекке уеннарын уйнадык, мәкальләр әйттек, табышмаклар чиштек. Чара бик кызыклы һәм җанлы үтте, балаларга да бик ошады. Быелгы 2022 ел «Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны барлау» елы буларак игълан ителгәнгә, бу чара әле соңгысы булмас, киләчәктә дә балалар белән халкыбызның мәдәни мирасын барлау өстендә эшләүне дәвам итәрбез дип ниятләп торабыз.

Лилия Гатауллина

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев