Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Түбән Камада яшь татар активистлары, спортчылар, китапханәчеләр, укытучылар катнашында ифтар мәҗлесе узды

Ифтарга Украинада махсус операциядә катнашкан егетләребез дә чакырылган иде.

«Сөләйман» кафесында яшь татар активистлары, спортчылар, китапханә хезмәткәрләре, укытучылар, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучылары, Аксакаллар шурасы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге вәкилләре катнашында ифтар мәҗлесе үткәрелде. 

Ифтарга Украинада махсус операциядә катнашкан егетләребез дә чакырылган иде.

Мәҗлесне татар халкы өчен ислам диненең әһәмияте, намаз, ураза турында вәгазь белән Нәфис хәзрәт Низамов ачып җибәрде. 

Вәгазь, догалар укылып беткәч, ифтарны оештыручы һәм аның иганәчесе, татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев: «Бу ифтарда милли рухлы, иманлы яшьләрне өлкәннәр, аксакаллар белән аралашу, таныштыру максатын да куйдык», — диде һәм яшьләрдән туган телне онытмауларын, аны алга таба да үстерүдә үзләреннән өлеш кертүләрен сорады.

Башка чыгыш ясаучыларның да төп теләкләре татар телен, милли гореф-гадәтләребезне, динне саклау турында иде.

Рөстәм Ямалиев конгресс исеменнән татар халкының гореф-гадәтләрен, рухи һәм матди байлыгын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен; «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллинага, мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллинга, Бөтендөнья татар конгрессы оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиевкә рәхмәт хатлары тапшырды. Чыгышы ахрында: «Алла боерса, киләсе елларда да ифтар мәҗлесләре оештырачакбыз», — диде ул. 

Элекке заманнардан ук ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәт — ифтар табыны артында очрашып сөйләшү, күпләрнең күңелендә якты хисләр уяткандыр дип ышанабыз.

Инсаф Кашапов 
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев