Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Тәравихны өйдә укыйбыз

Елына бер ай гына укыла торган сөннәт (өстәмә) намаз бар – ул Рамазан аенда һәр төн саен укыла торган тәравих намазы. Ләкин моңа кадәр аны мәчеттә генә укыган кешеләр югалып калды. Өйдә тәравихны уку буенча киңәшләрен, «Ак каен» мәчете имам-хатыйбы Рәйхан хәзрәт Нәҗметдинов җиткерде.

– Илебездә дин иреге бирелгәч, бу намазны мәчеттә укый башлыйлар. Без моңа шул дәрәҗәдә күнектек, башка булырга да мөмкин түгел, дип уйлый идек. Ләкин бу дөнья хуҗасы Аллаһы Тәгалә без күнеккән, гадәтләнгән системаны үзгәртте дә куйды. Коронавирус инфекциясе чыгу сәбәпле, әлегә кадәр гел ачык торган мәчетләрнең ишеге җәмәгать намазлары өчен ябылды. Тәравих намазын да мөселманнар үз өендә укырга тиеш. Шул уңайдан берничә киңәш биреп китү мәслихәт булыр.

Тарихка күз салсак, пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның салаватлары һәм сәламнәре булсын), Рамазан аенда төннәрен намазда, гыйбадәттә уздырырга өндәп: «Кем Рамазан төннәрен, Аллаһыга иман белән, әҗер-савап өмет итеп, уяу гыйбадәттә үткәрсә, аның элекке гөнаһлары гафу ителер», – дигән. Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе һәм аның сәхабәләре Рамазан аеның һәр төнендә намазлар укыганнар. Ләкин ул вакытта мәчеттә бер имамга оеп җәмәгать белән уку гадәте булмаган. Һәркем өендә яки мәчеттә ялгызы, яисә берничә кеше җыелып укыганнар. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәдинәдә бер Рамазанда гына өч көн имам булып укыта бу намазны. Җәмәгать белән уку икенче хәлифә Гомәр ибн Хаттаб вакытында гамәлгә керә. Бу – тәравих намазын мәчеттә уку мәҗбүри түгеллегенә дәлил.

Тәравих намазы ястү намазыннан соң, таң атканчы, иртәнге намаз вакыты кергәнче 20 рәкәгать итеп укыла: икешәр рәкагать ун намаз яки дүртәр рәкәгать биш намаз. Кеше, һәр рәкәгатьтә, «Фатиха» сүрәсеннән соң, үзе белгән сүрәләрне укый.

Тәравих намазына ният:
«Иләһи ният кылдым Аллаһы ризалыгы өчен тәравих намазымның 2 (4) рәкагатен үтәмәккә. Аллаһу әкбәр». 4 рәкагать укыгач – ял. Бу вакытта кеше үзе теләгән эшләрне кыла ала, ләкин зикер, тәсбих әйтсә, Коръән укыса хәерлерәк була. Махсус мәҗбүри укырга тиешле нәрсә юк.

Тәравих намазыннан соң витр намазы укыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев