Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

«Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!»

Менә Рамазан ае да үтеп китте. Шул сәбәпле, күңелдә ниндидер сәер бушлык калса да, җан эреткеч хатирәләр күбрәк урын алды.

Үземнең халкым, милләтем өчен ай дәвамында ниндидер дулкынлану һәм горурлану хисләрен кичердем. Халкымның елдан-ел динебезгә күбрәк игътибар бирүе якты хисләр уятты, Аллага тапшырып, без дә улым белән ураза тотып, үзебезне Аллаһ Тәгалә каршында зур имтихан биргән кебек хис иттек. 
Төзүчеләр бистәсендәге «Ислам нуры» дип аталган мәчетебез үз исеменә лаек. Аллаһ Тәгалә йортының бик матур һәм җайлы урынында урнашуы күңелне сөендерә. Зур, ак төстәге тәрәзәләре юлга карап: «Керегез инде, керегез, үтеп кенә йөрмәгез» – дип, кешеләрне үзенә чакыра кебек.
Азан әйтүченең тавышы бистәнең бөтен почмакларына кадәр ишетелә, ачык тәрәзәләрдән өйләргә керә, нур өсти. Мәчет эчендә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Йомшак келәмнәргә утырып догалар уку – үзе бер бәхет.
Мәчетнең тирә-юнен яшеллек бизи. Үсеп җиткән алмагач һәм юкә агачлары, төрледән-төрле үсентеләр, бигрәк тә чәчкә аткан вакытта оҗмах бакчасыдай күңелләргә хуш килә. Ураза тоткан дин кардәшләребез ифтар мәҗлесләрендә намазлар укып, вәгазьләр тыңлап, күңелләренә тагын да күбрәк шифа салдылар дип уйлыйм.
Ифтар мәҗлесләре уздырган дин кардәшләребезгә Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте булсын. Ураза тотучыларның һәм шулай ук тотмаучыларның да, мәчеткә килеп, вәгазьләр тыңлап, догалар укып утырулары Аллаһ Тәгаләне зурлау һәм ихтирам итү дигән сүз. Дин юлында йөреп, бәндәләргә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек һәм башка яхшы эшләр башкаручы кешеләребезгә Аллаһның рәхмәте яусын.
Инде унсигез ел дәвамында «Ислам нуры» мәчетендә Мидхәт Габделхак улы Габделганиев имам вазыйфасын башкара. Дин-мәчет эшләрендә актив катнашучыларга, шулай ук ифтар мәҗлесләрен уздыру бинасын һәм җәен балаларга лагерь бүлмәләрен төзүдә төп иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләргә бик рәхмәтле ул. «Аллаһ Тәгалә разый булсын.  Булган бөтен проблемаларны үтәргә тырышабыз, әлегә үтәлми калганнары юк», – ди имамыбыз.
Язмамның ахырында, барчагызның да тоткан уразалары кабул булсын дип телим! Саулык-сәламәтлек, күңел, җан тынычлыгы беркайчанда ташламасын! Дөньялар тыныч булсын һәм һәр елда да шулай Аллага тапшырып, бергә-бергә җыелышып, ифтар мәҗлесләрендә очрашырга һәм башка изге эшләрдә катнашырга насыйп булсын!  
Гөлшат СОЛТАНГУЛОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев