Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Татар халкының хәзинәсе

2018 ел Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани елы итеп игълан ителде. Әлеге гаҗәеп шәхескә багышлап, хатын-кызлар курслары укытучылары «Нур» мәчетендә чара уздырдылар. Бирегә 100гә якын кеше килде. Укытучылар Ш.Мәрҗанинең балачагы, тормыш юлы, фәнни хезмәтләре, сәяхәтләре турында сөйләделәр. Аның соңгы көннәрен тасвирлаганда, хисләрен тыя алмыйча, елаучылар да булды. Шиһабетдин Мәрҗанине чын мәгънәсендә «татар...

2018 ел Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани елы итеп игълан ителде. Әлеге гаҗәеп шәхескә багышлап, хатын-кызлар курслары укытучылары «Нур» мәчетендә чара уздырдылар. Бирегә 100гә якын кеше килде. Укытучылар Ш.Мәрҗанинең балачагы, тормыш юлы, фәнни хезмәтләре, сәяхәтләре турында сөйләделәр. Аның соңгы көннәрен тасвирлаганда, хисләрен тыя алмыйча, елаучылар да булды.
Шиһабетдин Мәрҗанине чын мәгънәсендә «татар халкының хәзинәсе» дип әйтми мөмкин түгел. Чарада шулай ук ТР Мөселманнары рухи үзәге тарафыннан әзерләнгән «Мәрҗани» фильмы күрсәтелде. Чәй мәҗлесендә хатын-кызлар фильм турында фикерләре белән уртаклаштылар. Өйлә намазыннан соң, Шиһабетдин Мәрҗани, безнең ата-бабаларыбыз һәм киләчәк буын рухына дога кылдылар.
Үзәк мәчетнең матбугат хезмәте.
Фәнис Кадыйров фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев