Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Сорау-җавап

Каза намазын ничек укырга? Әгәр дә кеше алтыдан артык намазын калдырмаган булса, ул аларны тәртип буенча укый. Әгәр дә аның алтыдан артык намазы укылмый калган икән, калган намазларын үзе теләгән вакытта каза кыла ала. Искәрмә булып кояш чыгу, зәүвәл һәм кояш баю вакытлары тора. Әгәр кеше намазының кайчан һәм нинди...

Каза намазын ничек укырга?
Әгәр дә кеше алтыдан артык намазын калдырмаган булса, ул аларны тәртип буенча укый. Әгәр дә аның алтыдан артык намазы укылмый калган икән, калган намазларын үзе теләгән вакытта каза кыла ала. Искәрмә булып кояш чыгу, зәүвәл һәм кояш баю вакытлары тора. Әгәр кеше намазының кайчан һәм нинди көндә калуын белсә, ул шуларны әйтеп ният кылырга тиеш. Әгәр соңга калган намазының вакыты һәм көне билгеле булмаса, түбәндәгечә ният кылсын:
«Ният кылам беренче укылмый калган (мисал өчен) иртәнге намазны укымакка» яки «Ният кылам соңгы тапкыр үтәлми калган иртәнге намазны үтәмәккә».
«Әт-Тәнвир» китабының «Соңга калган намазлар» бүлегендәге аңлатмада әйтелә: «Әгәр кешенең соңга калган намазлары күп булса, ул кеше йә иң беренче, йә иң соңгы укымый калган намазына ният кылсын, мәсәлән, иртәнге намазга».
Намаз урынына садака?
Садака бирү - игелекле эш, әмма саваплы гамәл кылу - намазны алыштыра алмый. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Намаз - диннең терәге. Намазны калдырган кеше диннең терәген җимерә, - дигән. Шайтан намаз укымаучыларга: «Син намаз укымасаң да күңелең саф, чиста, син болай да җәннәткә керәсең», - дип тынычландыра. Ислам дине намазга катгый таләпләр куя һәм бернинди сәбәп белән дә намазны калдырырга рөхсәт итми. Авыру яки бик карт булып, басып намаз укый алмаучыларга утырып та, ятып та укырга кушыла. Намазсыз иман вә дин - зәгыйфь, җимешсез агач яки үләргә яткан авыру кебек. Намазны картайгач укырмын әле дигән сүз ул - шайтан вәсвәсәсе.
http://tat.islam-today.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X