Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Сорау-җавап

Гореф-гадәт белән бутамагыз «Безнең авылда һәр Коръән мәҗлесендә сәдака тарату гадәте бар. Кем унар сум өләшә, кемдер сабыннар яки башка вак-төяк алып килә. Болай эшләргә ярамавын беләм. Кайберләре аны аңлыйлар. Әмма барысы алдында саран булып күренәселәре килми. Гөлия». Салих хәзрәт ИБРАҺИМОВ: - Ислам дине буенча сәдака мохтаҗларга бирелә һәм барысы...

Гореф-гадәт белән бутамагыз
«Безнең авылда һәр Коръән мәҗлесендә сәдака тарату гадәте бар. Кем унар сум өләшә, кемдер сабыннар яки башка вак-төяк алып килә. Болай эшләргә ярамавын беләм. Кайберләре аны аңлыйлар. Әмма барысы алдында саран булып күренәселәре килми.
Гөлия».
Салих хәзрәт ИБРАҺИМОВ:
- Ислам дине буенча сәдака мохтаҗларга бирелә һәм барысы да күрерлек итеп түгел, ягъни «уң кулың биргәндә сул кулың күрмәсен». Кыямәт көнендә сигез төрле кеше Аллаһы күләгәсендә булачак, шуларның берсе - сәдака бирүче.
Сәдака бирү авылда гореф-гадәткә әйләнгән. Бу гадәт авыр заманнардан килгән булырга мөмкин. Без аны дин дип әйтсәк, ул бидгатькә (яңалыкка) әйләнергә мөмкин. Аллаһ сакласын.
Гореф-гадәтләр хәтта һәр авылда аерылырга мөмкин. Мәсәлән, мәетне озатканда күңелсез вакыйгалар бар. Тавыш та чыга. Шуңа күрә мәчеткә мөрәҗәгать итүчеләр белән ал
дан сөйләшеп, аңлатып куябыз.
Көн саен кылу кирәк
«Күптән әйтелеп килсә дә, татарлар үлгән якыннарының «өчесен», «җидесен», «кырыгын», «елын» уздыралар. Гөнаһ бит ул!
Равилә».
Салих хәзрәт ИБРАҺИМОВ:
- Чынлап әйткәндә, мондый мәҗлесләргә мине дә чакыралар. Кемдер шушы мәҗлесләр ярдәме, андагы яңгыраган вәгазьләр, алган мәгълүмат аша дингә килә. Әмма һәр мәҗлестә кеше рухына дога «өчесендә», «җидесендә» генә түгел, ә көн саен кылынырга тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X