Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Шигырь

Коръән ал син кулыңа

Аллаһны яраткан 
                            коллар
Көн дә Коръән укыйлар.
«Бу – бит Раббым 
                      сүзе» диеп,
Укып бер дә туймыйлар.
Могҗизалар тулы анда,
Аңлаганга – туры юл.
Уйландыра,  сызландыра,
Шатландыра безне ул.
Күңелдә уяна хисләр,
Йөрәктә арта иман.
Бүгенгене сөйли Аллаһ,
Һәм элек нәрсә булган.
Киләчәктә нәрсә көтә –
Барысын да аңлата.
Шөкер итеп яшәгез дип,
Җирдә нигъмәт тарата.
Ишеге һәрвакыт ачык,
Кер дә серләш, 
                     тынычлан.
Синең өчен уяу һәрчак,
Син дә уян йокыңнан.
Җәһәннәмнән
                    саклау сора
Һәм җәннәтне өмет ит.
Ахирәт,  
           дөнья  нигъмәте  
Тик Аның кулында бит.
Матур итеп, 
                  салмак кына
Коръән  укый мөселман.
Җанда – өмет, 
                   дулкынлану,
Ул  Аллаһка буйсынган.
Галәмдә һәм 
                 табигатьтә
Бик күп серләрне күрә.
Раббысына җавап биреп,
Ул менә һаман үргә.
Кулларыңа ал да Китап,
Бөек Зат белән сөйләш.
Коръән нурында коенып,
Башкаларга да өләш.
Роза КАШАПОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев