Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Сәфәребезне җиңеләйтеп

Туганым Мөслимә апа Гайниева белән ел башыннан ук ниятләп, хаҗга җыена башлаган идек, Аллаһы рәхмәте белән, изге сәфәргә барырга насыйп булды. Иң элек, өч ай дәвамында безгә мәчеттә Ирек һәм Рәйхан хәзрәтләр хаҗ кылу өчен мөһим булган һәммә нәрсәне җентекләп аңлатып, дәрес бирделәр. Ноябрь аенда 97 кеше иркен автобусларда Казанга...

Туганым Мөслимә апа Гайниева белән ел башыннан ук ниятләп, хаҗга җыена башлаган идек, Аллаһы рәхмәте белән, изге сәфәргә барырга насыйп булды.

Иң элек, өч ай дәвамында безгә мәчеттә Ирек һәм Рәйхан хәзрәтләр хаҗ кылу өчен мөһим булган һәммә нәрсәне җентекләп аңлатып, дәрес бирделәр.

Ноябрь аенда 97 кеше иркен автобусларда Казанга юл тоттык. Сәфәрбезнең башыннан азагына кадәр хәзрәтләр барлык мәшәкатьләрне җайладылар: Мәдинә шәһәренә килеп төшкәч, Әл-Харам мәчете янындагы кунакханәгә урнаштырдылар; Мәккә шәһәрендә дә бар уңайлыклары булган кунакханәдә яшәдек. Бу ике хәзрәт көн саен вәгазьләр сөйләде, безне мөслеман өчен изге булган урыннарга алып барды, вакытында хаҗ гамәлләре кылуда да аларның ярдәмнәре зур булды. Хаҗ сәфәрен җентекләп язасым килсә дә, газета битенең чикле икәнен һәм бу гамәл турында моңа кадәр дә озак еллар дәвамында «Туган як»та язмалар чыгуын исәпкә алып, хисләремә иркенлек бирмим. Бары тик Мәдинә шәһәрендә Ухут тавына менүебез, Куба мәчетендә намаз укуыбыз, Мәккә шәһәрендә исә кече хаҗ кылу өчен Әл-Харам мәчетенә баруыбыз хакында гына әйтәм. Хаҗда корбан ашы үткәрүебезне язарга онытып торам икән.

Кыскасы, хаҗ сәфәребезне җиңеләйтү өчен бар тырышлыкларын куйган Ирек һәм Рәйхан хәзрәтләргә, шулай ук, имам-хатыйп Йосыф хәзрәткә һәм аның ярдәмчеләренә исәнлек-саулык, динебезне ныгытуда көч-куәт телим.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев