Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Рамазанга алдан әзерләник

Рамазан ае 24 апрельдән керә. Беренче көннәрдә 19 сәгать буе ашамый-эчмәү, төннәрен тәравих намазында тору җиңел булмас. Шуңа күрә мондый җаваплы гыйбадәтләргә үзеңне алдан ук әзерләргә кирәктер. Бу хакта үз киңәшләрен Түбән Кама үзәк мәчете хәзрәте Булат Баһаветдинов җиткерде.

Максатыбыз – гыйбадәт

– Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Барча мактау һәм хәмедсанә безне юктан бар кылган Аллаһыга. Шәһадәт китерәм: аннан башка гыйбадәткә лаеклы иләһ юк һәм Мөхәммәд Габдуллаһ улы аның соңгы илчесе һәм пәйгамбәре.
Аллаһы Раббыбыз адәм баласын бу дөньяга максатсыз бар кылмады. Коръәндә «Мульк» сурәсенең 2 нче аятендә: «Ул үлем белән тормышны кайсыгызның гамәлләре яхшырак икәнен сынар өчен бар кылды», диелгән, ягъни бу дөнья – бары тик сынау мәйданы гына. Һәм үз рәхмәте белән Раббыбыз адәм балаларын бу дөньяда ялгыз калдырмады. Аларның нинди генә начарлык, бозыклык эшләүләренә карамастан, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләр аша үз динен иңдерде, дөрес һәм тугры юлны күрсәтте, хак белән ялганны, ак белән караны аерды.
Шулай ук ул үз рәхмәте белән кайбер урыннарны һәм кайбер вакытларны аерды, аларга аеруча әһәмият бирде. Бөек вакытларның берсе ул – Рамазан ае. Бу айда Коръән иңдерелде. Рамазан аенда мең кичәдән дә хәерлерәк Кадер кичәсе бар. Һәм шулай ук бу айда бөек гыйбадәт фарыз ителде. Ул – ураза. Рамазан мөселман өчен тормышны төзәтергә, гөнаһлардан арынырга калебне чистартырга бик зур форсат булып тора. «Кем иман белән һәм Аллаһыдан әҗер-савап өмет итеп Рамазан аенда уразасын тотса, моңа кадәр булган гөнаһлары кичерелер» дигән хәдис дәлил булып тора. Шуңа һәр мөселман кешесенә бу айда аеруча тырышлык күрсәтергә, аны файдалы уздырырга тырышырга кирәк.

Бер көндә үзгәреп булмый

Рамазан ае килеп җитү белән, бер көндә үзгәрү бик авыр. Тәҗрибә күрсәткәнчә, күпчелек кеше бу айны тиешле дәрәҗәдә уздыра алмый.
Беренчедән, Рамазанга чистарынып керү, башкача әйткәндә, гөнаһларга тәүбә итү, Аллаһыдан гафу итүне сорап ялвару зур әһәмияткә ия. Нәрсәнедер матурлар, бизәр алдыннан, аны чистарту кирәк, чөнки чистартмасаң, пычрагы астында калачак һәм, озак та үтмичә, кире өскә чыгачак. Шуңа күрә, Рамазан ае башланганчы, кеше бер ел дәвамында кылган гөнаһлары турында уйлансын: нинди кимчелекләр күрсәтте, нәрсәне калдырды. Аннары тәүбә итәргә, Аллаһы Тәгаләдән гафу итүен сорарга тиеш.
Икенчедән, Рамазан ае белән бәйле гыйлемне арттыру, булган мәгълүматны барлау да – күркәм гамәл. Рамазан аен файда белән уздырыр өчен, гыйлемебезне арттырырга кирәк. Аның белән бәйле сорауларга җавапларны белергә тиешбез. Ураза кайчан башлана? Аны нәрсә боза, нәрсәләр бозмый? Тота алмасаң, нәрсә эшләргә? Чирләсәң, сәфәрдә булсаң нишләргә? Нәрсә ул – сәхәр, ифтар, тәравих намазы, фитр сәдакасы, фидия? Боларны белмичә, гыйбадәтне кылу авыр.

Күнектерсәң, җиңелрәк

Өченчедән, Рамазан аенда эшләнәчәк эшләргә үзеңне алдан күнектерергә кирәк.
– Ураза тоту. Әлбәттә, гадәтләнмәгән кешегә 19 сәгать буе ашау – эчүдән тыелу бер дә җиңел түгел. Әмма кеше моңа кадәр дә аена өч көн булсынмы, яисә атна саен берничә көн булсынмы ураза тотса, аңа Рамазан аенда ураза тоту авырлык китермәс.
– Тәравих намазы. Күнекмәгән кешегә сәгать ярым буе басып тору, намаз уку авыр. Әмма ул төнге намазларын өендә укыса, тәравих намазлары авырлык китермәс.
– Рамазан ае – Коръән ае, шуңа күрә Изге Китапны укырга тырышырга кирәк. Рамазан җиткәнче Коръән укырга өйрәнсә, үзен шушы гыйбадәтне үтәү өчен алдан күнектерсә, авыр булмас.
– Вакытны бушка уздырмау өстендә эшләргә кирәк: әйтик, телефоннан, компьютердан, телевизордан ераграк булырга, файдасыз нәрсәләргә вакытны сарыф итмәскә. Рамазан аенда гына бу әйберләрдән арыну авыр булачак.
– Рамазан аена алдан ук максатны билгеләү, план кору ярдәм итә. Кемдер Коръән укып чыгарга, кемдер өйрәнә башларга, кемдер сурәләр ятларга ниятләсен. Начар гадәтләрдән арынырга теләсәгез, аны да планга кертегез. Шул вакытта гына Рамазан ае файда белән һәм тиешле дәрәҗәдә үтәлер, иншәАллаһ. Һәм, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләдән боларны барысын да тиешле дәрәҗәдә уздырырга ярдәм итүен, көч-куәт бирүен дога белән сорарга тиешбез.

фото muhtasibat_nk сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X