Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Рамазандагы өч бурыч

«Кайда гына булсаң да, Аллаһыдан курык; яманлыктан соң, шул начарлыгыңны җуярлык игелекле гамәл кыл һәм кешеләр белән мөгамәләдә әдәплелекне сакла». (Тирмизи).

1. Кайда гына булсаң да, Аллаһыдан курык. Тәкъвалык ул – Аллаһы биргән гыйлемгә таянып, Аллаһы кушканнарны үтәү, тыйганнарыннан тыелып, Аның җәзасыннан саклану. Рамазан – чын тәкъвалыкка ирешү мәктәбе. Аның тәрбияви максаты зур: ураза тоту безне – сабырлыкка, түземлелеккә, тыйнаклыкка, үз-үзебезне әдәпле тотарга, тотнаклыкка; Раббыбызның үз колларының һәр гамәлен күреп-белеп торуын һәрчак исебездә тотарга өйрәтә.

2. Белеп-белми кылган һәр яманлыктан соң, шул начарлыгыңны җуярлык игелекле гамәл кыл. Бу – үз-үзеңә карата гаделлек. Рамазан – тыелганга тартылучы җаныңны чистарту өчен форсат. Моңа ирешү өчен, нәкъ шушы айда мөмкинлекләр бик күп:

– ураза тоту;

– дога кылу;

– тәүбә итү;

– садака бирү;

– тәравих намазлары уку;

– зикер әйтү (Мөхәммәд пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәлам) әйткәнчә, кем дә кем үзенең гыйбадәтендә Аллаһыны башкаларга караганда күбрәк искә алса, әҗер-савабы да күбрәк булыр). Зикернең иң яхшысы – Коръән уку.

3. Кешеләр белән мөгамәләдә әдәплелекне сакла. Рамазан – югары әхлаклылыкка ия булу өчен бер форсат. Үз-үзеңне, мөселман буларак, лаеклы, әдәпле, тыйнак һәм нәзакәтле тотарга тырыш. Мөхәммәд пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәлам) кисәткәнчә, әгәр телебезне – начар сүздән, күңелебезне бозык уйдан сакламасак, гайбәттән тыелмасак, ураза тотуыбыз – ашамыйча-эчмичә ач тору гына, ә төннәрен укыган намазларыбыз физик ару белән йокы калдыру гына булып, бернинди хәерлелек тә китермәскә мөмкин.

Мәрьям Шәрәфетдинова

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев