Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Рамазан дәресләре

Шигъри тәлгәшләр

Тоташ яктылыктан, нурдан тора,
Бу гүзәл ай – изге Рамазан.
Шатлыклары, рәхмәтләре белән,
Зур саваплар килә Аллаһтан.
Хәләл булган судан да тыелган,
Ничек инде хәмер эчә алсын?!
Хәләл икмәк ашамаган кеше
Авызына ничек хәрәм капсын?!
Мәгънәсез сүзләрдән саклана ул,
Файдалы сүз бары телләрендә.
Начар уйлар кертмәскә тырышып,
Яхшы уйлар йөртә йөрәгендә.
Бәхәсләшми, ачуланмый, түзә,
Бер Аллаһтан әҗер өмет итә.
Чөнки аны, бу гамәле өчен,
Жәннәт уртасында зур йорт көтә.
Мөэминнең сыйфаты – күркәм холык,
Бу ай – үзгәрүгә яхшы форсат.
Югары җәннәттә хөрмәт көтә,
Әдәп сагында без бик торсак,
Күкнең капкалары ачылган ай,
Көтә безне изге Кадер төне.
Йә, Раббыбыз! Синдә бөтен өмет,
Гөнаһлардан пакьләсанә безне.

Роза Кашапова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев