Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Пәйгамбәрләр варисы – хәзрәти Әбү Хәнифә

Шәһәребезнең «Нур» мәчете мөгаллимәләре Түбән Уратма авылына сәфәр кылдылар. Төп максатыбыз авыл халкына хәзрәтебез, галимебез Әбү Хәнифә турында гыйлем бирү иде.

Мәҗлесне «Пәйгамбәрләр варисы – хәзрәти Әбү Хәнифә» дип атадык. Аның тормыш юлы, әти-әнисе, мөгаллимнәре, шәкертләре турында сөйләдек. Аллаһының рәхмәте белән Уратма мәчете гөрләп торды. Халык бик теләп җыелган иде. Мәҗлесне оештыручы апалар арасында, «Нур» мәчетендә гыйлем алучы Фатыйма да бар иде. Алар әзерләгән тәмле бәлешләр белән сыйланып, өйлә намазыннан соң таралыштык. Аллаһы разый булсын барыбыздан да.
Фәнзия ӘХМӘТШИНА, «Нур» мәчетенең хатын-кызлар укыту бүлеге җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев