Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Осталыкларын күрсәттеләр

Шәһәребездә ел саен Коръән уку буенча бәйге уздыру күркәм гадәткә керде. «Өмет» сәхифәсендә мөслимәләр өчен үзәк мәчеттә үткәрелгән бәйге турында язган идек. Күптән түгел «Нур» мәчетендә белем алучы хатын-кызлар да Коръән укуда осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйгедә дүрт һәм аннан күбрәк ел белем алучылар катнашты. Мәчеттә андый төркемнәр – 14, аларда 200ләп мөслимә укый. Бәйгедә шуларның 16 сы катнашты.
Коръәнне җаена китереп, кагыйдәләр буенча, моңлы итеп уку  хатын-кызлардан зур осталык сорый. Белем алуда тырышлык күрсәткән ханымнар биремне барлык таләпләр буенча үтәделәр. Тамашачы буларак бәйгегә килүчеләр сокланып тордылар. Шуңа күрә хөкемчеләр Алия Камалетдиновага, Фәридә Әһлиевага, Фәнзия Әхмәтшинага җиңүчене билгеләү авыр булды. Алар киңәшләшкән арада мөгаллимә Гөлмаһирә ханым викторина да уздырды. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды. Бәйрәмне алып баручы Зөлфара ханым исә Коръән иңү турында эчтәлекле вәгазь сөйләде. 
Нәтиҗәдә, 4-6 ел белем алучылар арасында беренче урынны «Ихтирам» төркеме укучысы Гөлнара Рәхимова алды, ә 6 ел һәм аннан күбрәк белем алучылар арасында «Әминә» төркеме укучысы Зәйнәп Әхмәтгәрәева иң яхшысы дип табылды. Җиңүчеләргә китаплар һәм зәм-зәм суы тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев