Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Олы шәхескә багышлап

Түбән Каманың «Нур» мәчетендә бөек татар мәгърифәтчесе Әхмәдһади Максудиның тормыш юлы, эшчәнлегенә багышланган утырыш узган.

Аны «Нур» мәчете мөгаллимәләре оештырган. Бирегә район җирлегеннән бик күп мөслимәләр җыелган. ХХ гасырның беренче чирегендәге татар дөньясында иң укымышлы зыялыларыбызның берсе саналган Әхмәдһади Максудины үз заманында ук «иң-иңнәрнең», ягьни иң танылган шәхесләрнең беренче унлыгына керткәннәр. Ул төзегән «Мөгаллим сәни» гарәп имлясы дәреслеге бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Дин һәм тел белгече, сәясәтче, педагог, җәмәгать эшлеклесе турында чыгышларда  мультимедиа материаллары, күрсәтмә әсбаплар да файдаланылган. 
Фикер алышу чәй табыны артында дәвам иткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев