Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Ниятләре тормышка ашырыла

Җәен Үчкә авылында ифтар мәктәптә узды. Анда Миңнехәй хәзрәт авылда мәчет төзеләчәге, материаллар сатып алына башлавы турында әйткән иде. Ул вакытта җыелган акча 450 мең сум тәшкил иткән иде.

Бу көннәрдә туган авылым Үчкәгә кайтып килдем. Тукталышта төшү белән, тирә-юнь яктырып киткән кебек тоелды. Шунда ай куелган мәчет манарасын күреп алдым. Эчемдә аңлата алмаслык дулкынлану хисе туды. Сүтелгән ак ташлы мәчетнең аяныч хәле бала чагымнан ук хәтергә сеңеп калган. Мәчетсез татар авылы буш була бит ул.
Битараф булмаучылар ярдәме белән, кыска гына вакыт эчендә авылга күркәм төс биреп, нур өстәп торучы мәчет калкып чыккан. Әлегә бинаның тышкы эшләре генә тәмамланган. Җылылык кертелмәү сәбәпле, эчтәге эшләрне башкару язга кадәр тукталган.   
Әлбәттә, авыл халкы җыеп биргән 450 мең сум акча мәчет өчен бик аз ул. Үчкә ирләре җәен бушлай эшләгәннәр. Башлап йөрүчеләр арасында «Мунча ташы» театры артисты Әнфис Кәлимуллин да булган. Хатын-кызлар исә өмәчеләргә аш әзерләп торган. Күмәкләшеп эшләгәч, нәтиҗәсе дә бар!
Аллаһ йортын киләсе елның Ураза гаетенә кадәр өлгертергә ниятлиләр. Шунда намазлар да укылыр, вәгазьләр дә сөйләнер дип ышанам. Аллаһы ярдәме белән хәйриячеләр үз өлешләрен кертерләр. 
Әти-әнием нигезендә яшәүче сеңелем Флүзә өенең түр тәрәзәләреннән мәчет манарасы ачык күренә. Аңа караган саен куанам.
Земфира РӘХИМОВА, хезмәт ветераны.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев