Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

"Никах-кәләш" күргәзмәсендә

Халыклар дуслыгы йортында, «Татарстан - яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге ярдәмендә, "Никах-кәләш" дип аталган күргәзмә уздырылды. Сайлап алу турын узган җиде кыз, никахта кәләшәргә кию өчен, ислам кануннарына туры китереп тегелгән берсеннән-берсе матур күлмәкләрдән җыелган халык каршына чыктылар. Шәһәребезнең яшь дизайнеры, ислам динендәге Айзилә Мөхәммәтҗанова үзе уйлап табып...

Халыклар дуслыгы йортында, «Татарстан - яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге ярдәмендә, "Никах-кәләш" дип аталган күргәзмә уздырылды.
Сайлап алу турын узган җиде кыз, никахта кәләшәргә кию өчен, ислам кануннарына туры китереп тегелгән берсеннән-берсе матур күлмәкләрдән җыелган халык каршына чыктылар.
Шәһәребезнең яшь дизайнеры, ислам динендәге Айзилә Мөхәммәтҗанова үзе уйлап табып теккән мөселман киеме коллекциясен тәкъдим итте. Бу күргәзмәдә, кием-салымнан тыш, никах тәртибенә кагылышлы дини әдәбият, бизәнү кирәк-ярагы һ.б. да бар иде.
Күргәзмәгә килүчеләр, шулай ук, мехенде һәм биткә кершән-иннек ягу серләренә багышланган мастер-классларда катнаштылар. Булачак кәләшләргә яулык ябу нечкәлекләрен өйрәтә торган мастер-класс та уздырылды биредә. Сүз уңаеннан, үзенең никахы көнендә, Ләйсән исемле бер кыз үтенеч белән килгән иде. Күпме тырышса да, баш яулыгын килешле итеп яба алмаган, шунлыктан, ярдәм сорап, бирегә килгән. Ләйсәнгә бик теләп ярдәм иттеләр һәм гаилә тормышының гомерлы булуын теләп озаттылар. Башка яулык ябуның йөздән артык төре барлыгын да белделәр кызлар. Мөселман гаиләсе кору ул - кәләшнең нәфис күлмәктән, матур яулыктан никахта утыруы һәм үзенең кияүгә чыгарга ризалыгын белдерүе генә түгел, бу - ислам дине кануннарын үтәү һәм үзара тату яшәү.
Әлфия Хөснетдинова тарафыннан оештырылган бу күргәзмә «Татарстан - яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге әгъзалары - яшь эшмәкәрләр Булат Мотыйгуллин, Айзат Нәбиев, Алмаз Сәгъдиев һәм Айнур Дагизовларның спонсорлык ярдәмендә уздырылды.
Айдар ӘҺЛИУЛЛИН,
«Татарстан - яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге рәисе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X