Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

«Әнием, Кыямәткәчә үзгәртелмәслек итеп яз»

Шәһәребезнең үзәк мәчетендә Татарстан мөслимәләре оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, үзәк мәчетнең хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе, мөгаллимә Роза ханым Кашапованың «Соңга калма» дигән китабын тәкъдим итү мәҗлесе узды. Аллаһы йортының хатын- кызлар залы туп-тулы булды: биредә Роза ханымның туганнары, хезмәттәшләре, шәкертләре дә бар иде.

Элек-электән халкыбыз һәр эшне Аллаһы сүзе белән башлаган кебек, мәҗлес тә Коръән сурәләрен укудан башланды. Өстәл артында Роза ханым янында – әнисе Нәкыя апа, апасы Ләйсәния һәм оныгы Һәдия.
Китапта шигъри вәгазьләр тупланган. Һәрберсен язар өчен байтак эш башкарыла.
– Улым, «Әнием, Кыямәткәчә үзгәртелмәслек итеп – яз», –дип әйтте. Шуңа күрә, язганда Коръәнгә мөрәҗәгать итәм, сахих хәдисләр җыям, аларга таянып эш итәм, – дип аңлата Роза ханым.
2017 елда Роза ханымның «Бәхет телим сезгә» дигән китабы дөнья күрә. Китап шәһәребездә генә түгел, Татарстанда, Россиянең күп кенә шәһәрләрендә популяр була. Аны хәтта Америкада яшәүче милләттәшләр дә укып, рәхмәтләрен җиткерәләр.
Ә узган елның декабрь аенда 2500 данә белән «Соңга калма» китабы чыккан. Сыйфатлы, төсле, искиткеч зәвыклы итеп бизәлгән басмада шигъри нәсихәтләр өч бүлек итеп тупланган: «Каян килдем?», «Нигә яшим?» һәм «Кая барам?». Иң күләмлесе – икенчесе, анда уразага, намазга, хаҗга, Коръәнгә кагылышлы шигырьләр урын алган. Автор безне гыйлем алырга, гөнаһлардан тыелырга, тәүбә итәргә, начар гадәтләрдән арынырга өнди. Шунысы да бар, басмага Роза ханымның 88 яшьлек әнисе Нәкыя апаның өч шигыре кергән. Роза ханым китабында урын алган «Әниемә» шигыре иң якын кешесенә булган хисләрен ачык күрсәтә:
Ике кызчык – ике кошчык үстек,
Синең иңнәреңә сарылып.
Вакыт җиткәч, туган оябыздан
Очып киттек канат кагынып.

Ләйсәния ханым исә сеңлесенең бер шигырен көйгә салып, мөнәҗәт итеп әйтте. Ул Шәңгәлче авылында гомер итә, дини белем бирә. Роза ханымның 10 оныгы бар икән, шуларның берсе – Һәдия – әбисенең «Гыйлем нуры» нәсихәтен сөйләде.
Үз теләкләрен үзәк мәчет имамы Салих хәзрәт Ибраһимов, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева һәм башка кунаклар җиткерде. Мәҗлес исә дога кылу белән тәмамланды.

Л. Заһретдинова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X