Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Моны белү мөһим

Корбанны мөселман һәм нисаб күләмендәге малга ия (Россия өчен 16 000 сум) кеше генә корбан чалдыра ала. Моның өчен өч көн – 31 июль, 1 һәм 2 август бирелә.

Корбанлык хайванының кайсы җенестән булуы мөһим түгел. Нигездә, бер еллык сарык яки кәҗә сую хуплана.

Эре мөгезле хайваннар­дан сыер, үгез, буйвол – ике еллык, ә дөя биш еллык булу яхшырак. Алар бер кешедән дә, җиде кешедән дә чалына ала. Шунысы да бар: бергәләп эре хайванны чалырга теләгән кешеләрнең нияте Аллаһы ри­залыгы өчен генә булу таләп ителә. Әгәр дә араларыннан берсе генә дә гыйбадәтне ит сатып алу өчен генә үтәсә, барысының да корбаны кабул ителми. Ат, тавыкны корбанга китерергә ярамый.

Мөселман кешесе корбан чалуны үзе өчен башкара. Кор­бан чалу ярлы яисә сәфәрдәге кешегә мәҗбүри түгел (хәтта соңгысы тиешле матди байлык­ка ия булса да).

Итне кеше үз гаиләсе бе-лән ашый ала яки башка ке-шеләрне ашатырга, яки алар­га итнең бер өлешен бирергә мөмкин. Әлеге мөмкинлекләр-нең һәрберсеннән файдала­ну өчен, итне тигез итеп өч өлешкә бүлү киңәш ителә.

Корбан чалганда шулай ук Аллаһы исемен әйтү (бис-миЛләһи), һичьюгы дүрт өлешнең өчесен: үңәч, трахея һәм 2 кан тамырын кисү мәҗ-бүри. Корбан чала белгән кеше әлеге гамәлләрне үзе башкарса, яхшырак. «Аллаһу акбәр» дип өстәмә сүзләр әйтү һәм хайванны кыйбла-га каратып яткыру мәҗбүри түгел, әмма рөхсәт ителә. Кяфер кеше (атеист) чалган корбан итен ашарга ярамый.

Корбан чалганда үтмәс пы­чак куллану; пычакны хайван алдында үткенләү; башка хай­ваннар каршында корбан чалу; хайванны корбан чалу урыны­на газаплап алып бару, өстәмә җәзалар күрсәтү; чалганда пы­чак белән умырткалыкка кадәр килеп җитү һәм шунда ук ба­шын кисеп төшерү; хайванның җаны чыгып беткәнче туный башлау бөтенләй хупланмый.

Аллаһы Тәгалә корбан чалучыларның корбаннарын кабул итсә иде һәм Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Гаиләләрегезгә, туганнары­гызга һәм якыннарыгызга бу дөньяда һәм ахирәттә тыныч­лык һәм иминлек, бәхет тели­без!

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев