Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Моңлы азан тавышы яңгырады

Түбән Кама үзәк мәчетендә азан әйтү бәйгесе узды.

Чарада теләгән һәркем катнашты. Бәйге башланыр алдыннан Марат хәзрәт Хафизов, азан әйтү буенча дәрес үткәреп, аңлатма бирде. Катнашучыларга бәя биргән хәзрәтләр азан әйтүнең дөреслегенә, аһәңлегенә, аның башкаларга тәэсир итүенә игътибар иттеләр. 
Бәйгедә барлыгы 16 кеше катнашты. Алар арасында олы яшьтәгеләр дә, яшь егетләр дә бар иде. Намазга чакыру сүзләренең моңлы яңгырашы беркемне дә битараф калдыра алмады. Шунысы да бар: бу чарада беренче, икенче, өченче урыннар бирелмәде. Үзләрен иң яхшылары итеп күрсәткән ир-егетләргә үзәк мәчеттә азан әйтү хокукы биреләчәк.
Үзәк мәчетнең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев