Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Мәхәллә нуры ул

«Нур» мәчете зур булмаса да, бик матур. Аның төзелеше авыр вакытларга туры килде, шуңа күрә озакка сузылды. Әмма бүгенге көндә ул мәхәлләнең бизәге, күрке булып тора.

Мәчет имамы урыбасары Хәлил Хәбибрахманов әйтүенчә, хәзерге вакытта биредә 285 хатын-кыз, 50 ир дини белем ала. Ә якшәмбедә 65ләп бала укырга килә. Төркемнәр арасында башлангыч белем алучылар да, инде курсларны тәмамлап, өстәмә рәвештә аерым дәресләргә йөрүчеләр дә бар. Укыту рус һәм татар телендә бара. Барлыгы 20 мөгаллим һәм хәзрәт укыта. Мөгаллимәләр арасында Гөлсинә Төхвәтуллина һәм Фәридә Әһлиева кебек озак еллар дәвамында белем бирүчеләр дә, дини уку йортын тәмамлап яңа килүчеләр дә бар.

– Мәчетебездә ел саен кышын һәм җәен балалар өчен лагерь да оештырыла. Бу эшкә Тәслимә ханым Хисмәтуллина да үзеннән зур өлеш кертә. Мөмкинлек булганда, балаларны көзге һәм язгы каникулларда да җыябыз. Әйтик, быел көзге каникулда «Нур»да 17 бала ял итте, – диде Хәлил хәзрәт.

Ял дип, дәресләр турында да онытмыйлар. Сира, әдәп дәресләре керә, балалар урамда да уйныйлар, спорт белән шөгыльләнәләр. Укытучылар аларны экскурсияләргә (ЮХИДИ бүлегенә, батут паркына һ.б. урыннарга) алып баралар, осталык дәресләре (кино төшерү, кул эшләре, рәсем ясау һ.б.) оештыралар. Мәчеттә шулай ук гаиләгә дә зур игътибар бирелә. Биредә таныштыру хезмәте эшли. Мөселман ир-егетләренә һәм хатынкызларына үзләренә пар табу авыррак. Ә бу өлкәдә белгеч булган кеше таныштырып, тәкъдим итсә, әлбәттә, җиңелрәк. Бу хезмәт ярдәме белән гаилә коручылар елдан-ел арта икән. Менә шулай яши «Нур» мәчете.

Лилия Заһретдинова

Автор фотолары

Фото: https://vk.com/club146995915

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев