Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Мәгънәсез эшкә катышмыйк

Безнең татар гына ул үз өендәге чүпне тизрәк тышка чыгарып, бар халыкка фаш итәргә омтыла. Өйләребез түгел, ә мәчетебез, шуның тирәсендә йөрүчеләр турында бу сүзләрем. Без мөселманнар Аллаһының иң зур могҗизасы булган Коръәнне кулыбызга тотып укыйбыз, барыбыз да - намазда, күбебез хаҗ сәфәрләрендә булып кайтты. Шулай булгач, мөселманга һич тә...

Безнең татар гына ул үз өендәге чүпне тизрәк тышка чыгарып, бар халыкка фаш итәргә омтыла. Өйләребез түгел, ә мәчетебез, шуның тирәсендә йөрүчеләр турында бу сүзләрем. Без мөселманнар Аллаһының иң зур могҗизасы булган Коръәнне кулыбызга тотып укыйбыз, барыбыз да - намазда, күбебез хаҗ сәфәрләрендә булып кайтты. Шулай булгач, мөселманга һич тә килешмәгән нәрсәләрне «Өмет» сәхифәсенә язмасак, газетада бастырмасак, хәерлерәк булыр иде, мөгаен.

Аннары, хатын-кыз заты, бигрәк тә башына яулык япканнарыбыз үз урынын белсен һәм телен дә тыйсын иде. Пәйгамбәребез дә үз хәдисендә, «... теле дөресен сөйләмәсә, калебе ихлас була алмый», дигән бит.

Беләбезме-юкмы, тизрәк тыкшынырга, үз-үзебезне күрсәтергә тырышуыбыз да Аллаһы тарафыннан хупланырмы икән?! Кеше бит үзе җаваплыллык тоймаган эшкә кысылырга тиеш түгел. «Кешенең иман югарылыгы аның мәгънәсез эшләргә катнашмавыннан тора», дигән хәдисне дә истән чыгармасак иде. Кеше мәгънәсез һәм кирәкмәс эшләрдән никадәр ерак торса, ул Аллаһы алдында шулкадәр дәрәҗәле булыр, диелгән бит.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев