Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Мөгаллимәләрнең Казанга сәфәре

Түбән Кама шәһәренең үзәк мәчете мөгаллимәләре Казанга барып, Иске татар бистәсендә йөрделәр, шул тирәдәге мәчетләрне кереп күрделәр, Каюм Насыйри музеенда булдылар, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Мулла» спектаклен карадылар. Түбән Кама мөхтәсибе, үзәк мәчет имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшинның мәчетләрдә озак еллар дәвамында әбиләрне һәм апаларны дин гыйлеменә өйрәткән мөгаллимәләрне һәм,...

Түбән Кама шәһәренең үзәк мәчете мөгаллимәләре Казанга барып, Иске татар бистәсендә йөрделәр, шул тирәдәге мәчетләрне кереп күрделәр, Каюм Насыйри музеенда булдылар, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Мулла» спектаклен карадылар.
Түбән Кама мөхтәсибе, үзәк мәчет имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшинның мәчетләрдә озак еллар дәвамында әбиләрне һәм апаларны дин гыйлеменә өйрәткән мөгаллимәләрне һәм, шулай ук, дингә бар күңелләрен биргән мөслимәләрдән бер төркемне Казанга
сәфәр кылдыру тәкъдименә хатын-кызлар шатланып риза булды. Билгеләнгән көннең иртәсендә сәфәрчеләрне төягән автобус мәчет ишег-алдыннан Казанга кузгалды...
Башкаланың Мәрҗани мәчетендә өйлә намазы укып, Кабан күле буенда урнашкан «Мәдинә» кафесында хәләл ризык белән туклангач, Иске татар бистәсен карап йөрдек. Машиналар агымы булмавы, бары тик җәяүлеләр генә йөрүе күңелгә ниндидер бер рәхәтлек бирә. Апанай мәчетенең ак диварлары, аның ишегалдына җәелгән ташлар тынлыкны тагын да көчәйтә төшә.
Каюм Насыйри музее хезмәткәре Рушания ханым халкыбызның тарихы һәм шуңа бәйләп, күпкырлы талант, акыл иясе һәм галим Каюм Насыйриның тормышы, эшчәнлеге турында озаклап сөйләде. Төрки халыклар ике телне дә - төрки һәм кытай телләрен белгәннәр.
Мөгаллимәләрне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында зур мәгънәгә ия тамаша - Туфан Миңнуллинның «Мулла» драмасы көтә иде. Тамашачы каршында - һәркайсының үз җан ярасы, үз ялгышы, үз язмышы булган гади авыл кешеләре. Хәтта авылның иң актык кешесенең дә яхшы ягы бар икән: хә-мергә табынучы эчкече, әмма моңлы тавышлы Бәдретдин; кара елларда сөргенгә сөрелгән авыл мулласының оныгы - авыл ирләреннән үзенчә үч алучы Вәлиәхмәтнең дә ахыр чиктә җаны уяна башлый...
Кайтыр юлга кузгалганда Казан, тарихи Казан безне ут балкышы белән озатып калды. Әллә күпкә, әллә...
Фирая МОРАТОВА.
Фотоларда: сәфәр мизгелләре.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X