Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

"Өмет" почтасына

Игелекле мөселман иде... Дөньяда яшәү кемгә җиңел? Бу сорауга төрле кеше төрлечә җавап бирер. Ә мин үзем надан кешегә дөньяда яшәве җиңелрәктер дип уйлыйм. Ник дисәгез, бернәрсәдән дә хәбәрдар булмаган надан кеше уйланмый да, фикерләми дә. Ә инде Аллаһы гыйлемен өйрәнеп, акны-карадан аера башлагач, дөньяга бөтенләй башка күзлектән карыйсың. Мәчеткә...

Игелекле мөселман иде...

Дөньяда яшәү кемгә җиңел? Бу сорауга төрле кеше төрлечә җавап бирер. Ә мин үзем надан кешегә дөньяда яшәве җиңелрәктер дип уйлыйм. Ник дисәгез, бернәрсәдән дә хәбәрдар булмаган надан кеше уйланмый да, фикерләми дә.

Ә инде Аллаһы гыйлемен өйрәнеп, акны-карадан аера башлагач, дөньяга бөтенләй башка күзлектән карыйсың. Мәчеткә дини белем алырга йөри башлый да, кеше шунда ук идеалга әйләнә дип уйламагыз. Бу дөньяда вакытлыча яшәү өчен генә дә унышар-унберәр ел укыйбыз: кемдер техникум, училище, институт, университет, аспирантура бетерә, ә инде Аллаһы гыйлемен өйрәнергә тагын да күбрәк вакыт кирәк.

"Ул Аллаһы сезне җир өстенә вакытлыча хуҗа кылды. Берәү имансыз, динсез булса, әлбәттә, зарары үзенәдер", диелә бит. ("Фәрештәләр" сүрәсе, 39нчы аять). "Халык төркеме" сүрәсенең 88нче аятендә дә Аллаһ Тәгалә әйтә: "Коръәннең кешеләргә иң зур нигъмәт икәнен бераз заман соңында белерсез!". Үзебезнең Аллаһы коллары икәнебезне вакытында аңласак иде. Бу урында җаннарны тетрәндергән, уйланырга этәргән бер үлем турында сөйләп китәм.

Шушы көннәрдә генә дустыбыз Аллаһы хозурына күчте. Мин аны егерме елдан артык белә идем. Эше буенча бик күпләргә ярдәм иткән табиб иде ул. Азмы-күпме таныш кешесенә дә үз ярдәмен тәкъдим итте. "Килегез, кулымнан килгәнне эшләрмен, булышырмын", дия иде. Гаилә дустыбыз булгач, мин аңа бик күп мәртәбәләр мөрәҗәгать иттем. Күңеле изгелектә иде һәрвакыт. Шуңа күрә дә аны Аллаһы Тәгалә ислам дине белән хөрмәтләде, хаҗга юлын ачты (ул турыда "Туган як" газетасының 2010 елның 28 декабре санында "Табиб Рөстәм дә изге сәфәрдә булды" дигән язмамда сөйләгән идем).

Хаҗдан шундый нурлы йөз белән, өр-яңадан тугандай кайтты. Аллаһының тагын бер рәхмәте булып, дәваханәдә аның кабинетыннан 40 метрлап чамасы гына ераклыкта "Шифа" намаз бүлмәсе ачтылар. Ул намаз әһеле иде, намазларының эш вакытына туры килгәннәрен шул "Шифа"да укыды, ә калганнарын өйдә яки мәчеттә.

Аллаһы аңа сынавын да әзерләгән иде - авыр инфаркт кичерде. Савыгып эшкә чыккач, тагын шул ук чире кабатланды... Соңгы вакытта, кояш баеганнан соң, җомга госеле коенырга дип, мунчага чакыра башлаган идек. Соңгы мәртәбә мунчада юынып чыккач, чәй табыны янында туганнарча сөйләшеп утырдык. Нинди сорау биргәнемне хәтерләмим инде, ә җавабы сискәндерде. "Мин исән булсам, барысын да эшләрбез", диде табиб. Ирем генә, "нәрсә, әллә үләргә җыенасыңмы", дип шелтәләгәндәй әйтеп куйды. Чәйдән соң ирем чыгып аларны озатып калды. Соңгы күрүебез, соңгы сөйләшүебез булган икән...

Төнге икеләрдән соң иремнең телефоны шалтырады, дустыбызның хатыны аның яңа гына үлеп китүен хәбәр итте. Бу хәбәр аны белүчеләрнең һәммәсенә дә авыр тәэсир итте. 2016 май аенда аңа 60 яшь тулган булыр иде...

Аллаһы аңа тагын хөрмәтен күрсәтте - җомга төнендә, госелле килеш җанын алды. Үзе игелекле булгач, җирләү белән бәйле мәшәкать җайлы эшләнде: мәчеттә җомга намазын укып чыгучы барлык кеше женаза намазына басты, аның гәүдәсен мәчет ишегалдындагы "Инсан" үзәгендә барлык тәртибе белән юып куйганнар иде инде. Дустыбызны шулай зурлап озаттык. Аллаһы Тәгалә Үзе хәерле урыннарына урнаштырсын. Менә мөселман булып, Аллаһы кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүчеләрнең хәленә карап гыйбрәт алырлык.

Дустыбызны озатуда ярдәм күрсәтүче һәрбер кешегә Аллаһының рәхмәте булсын. Ә аның гаилә әгъзаларына сабырлык, иман бирсен. Вакытыбыз җиткәч, барыбыз да Аллаһыга кайтачакбыз һәм бу кайтуларыбыз хәерле булсын иде.

Фатыйма ГАБИДУЛЛИНА.

Мәчетебез җылынды

Безнең Сухрау авылы мәчетенең җылыткыч казаны сафтан чыгып, салкында гыйбадәт кылуы авырлашкан иде. Ул казанның бәһасе 40 мең сумлап тора дип беләбез. Мәчетнең үзенең аны алырлык фиананс мөмкинлеге чикле. Шуңа күрә мәчет бинасын җылыта торган ягулык казанын алмаштыру мәсьәләсендә авылдашыбыз Заһид углы Илдарга мөрәҗәгать иттек.

Аллаһының рәхмәте белән, ул бездән бер тиен акча алмыйча, үз хисабына мичне алмаштырды һәм ул эшне башкарган эшчеләргә дә үз акчасын түләде.

Сухрауда мәчет төзегәндә дә һәм бүгенге көндә дә мәчетебезгә һәрьяклы ярдәм күрсәтеп торучы хөрмәтле авылдашларыбыз, дин кардәшләребез Заһир улы Заһит Сабировка һәм, шулай ук, аның улы Илдарга, мәчет шурасы исеменнән чиксез рәхмәтләребезне "Туган як"тагы шушы "Өмет" сәхифәсе аша юллыйбыз. Аллаһы Тәгалә аларның һәрбер хәерле гамәлләрен уң кылсын, тыныч гомерләр, гаилә иминлеге насыйп итсен. Аларның динебез юлындагы тырышлыклары башка авылдашлар өчен дә өлге булсын иде.

Наил ӘХМӘТВӘЛИЕВ,

Сухрау мәхәлләсе имамы.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев