Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Мәчетне төзеп бетерәбезме?

Бүгенге көнгә Гагарин урамында төзелә торган мәчет бинасының диварлары күтәрелгән, түшәме капланган, су, җылылык, канализация үткәрелгән. Тәрәзәләрнең яртысыннан артыгы куелган. Электр һәм элемтә чыбыклары бинага кадәр үткәрелгән, ләкин бина эчендә әлегә бу эш тәмамланмаган. Төзелеш барышында җимерелеп бетмәсен өчен, ишек уемнарына вакытлыча гади ишекләр куелды. Хәзерге вакытта гөмбәзнең тышлау материалы...

Бүгенге көнгә Гагарин урамында төзелә торган мәчет бинасының диварлары күтәрелгән, түшәме капланган, су, җылылык, канализация үткәрелгән. Тәрәзәләрнең яртысыннан артыгы куелган.

Электр һәм элемтә чыбыклары бинага кадәр үткәрелгән, ләкин бина эчендә әлегә бу эш тәмамланмаган. Төзелеш барышында җимерелеп бетмәсен өчен, ишек уемнарына вакытлыча гади ишекләр куелды.

Хәзерге вакытта гөмбәзнең тышлау материалы астына агач өслек куелды. Алга таба аны тышлау һәм эчке ягын җылыту күздә тотыла. Тышлау материалы күгәрми торган калайдан булып, алтын төсендәге махсус матдә белән капланачак, Аллаһы боерса.

Мәчет төзелешендә булган төп мәсьәләләрнең берсе - матди ярдәм җитмәү. Ләкин моңа карап эш тукталмый. Аллаһы йорты, бәлки, икенче елга үз вазыйфасын үти башлар дигән өметтә калабыз.

Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен безнең реквизитлар: Мусульманская религиозная организация - Мухтасибат г. Нижнекамска и района

ДУМ РТ ИНН 1651025053

КПП 165101001 ОАО АИКБ «Татфондбанк»,

г. Казань

р\с 40703810799240000066

к\с 30101810100000000815

БИК 049205815

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев