Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Мәчетләрдә укулар башланды

1 сентябрьдә Түбән Кама мәктәпләрендә, һөнәри һәм югары уку йортларында укучылар һәм студентлар парта артына утырды. Октябрьдә исә шәһәр һәм район мәчетләрендә ислам дине нигезләрен, Коръән укырга өйрәнергә теләүчеләр өчен дәресләр башланды. Дини белем алу теләге яшь чакта да, олыгайгач та туарга мөмкин. Шуңа да бирегә килүчеләрнең яшь аермасы шактый:...

1 сентябрьдә Түбән Кама мәктәпләрендә, һөнәри һәм югары уку йортларында укучылар һәм студентлар парта артына утырды. Октябрьдә исә шәһәр һәм район мәчетләрендә ислам дине нигезләрен, Коръән укырга өйрәнергә теләүчеләр өчен дәресләр башланды.
Дини белем алу теләге яшь чакта да, олыгайгач та туарга мөмкин. Шуңа да бирегә килүчеләрнең яшь аермасы шактый: 20дән алып 80гә һәм аннан күбрәк. Шулай да соңгы елларда шәкертләр составы яшәрә бара. Мисал өчен, эшләүче һәм әле ге-нә лаеклы ялга чыгучылар күп.
- Укырга килүчеләр елдан-ел арта бара. Быел беренче сыйныфка 127 хатын-кызны кабул иттек. Барлыгы җиде төркем булды, - ди үзәк мәчетнеӊ уку бүлеге мөдире Алсу Гәрәева. - Икенче һәм өченче сыйныфларда да җидешәр төркем. Һәр параллельдә бер рус төркеме бар - алар татар телен авыр аңлаучылар өчен оештырыла. Бүгенге көндә барлыгы 335 хатын-кыз белем ала.
Биредә мәктәпләрдәге кебек 1а, 1б сыйныфлары юк, исем белән йөртәләр: Һәдия, Җәүһәр, Хәзинә, Тәүхидә, Хәлимә, Хәнифә, Тәслимә... Төркем исемнәрен әйткәндә үк, һәр төркемнең матурлыгы, үзгә булуы тоела.
Шәкертләр төрле көннәрдә һәм төрле вакытта укый. Дәресләр аларның мөмкинлекләреннән чыгып билгеләнгән: пенсиядәгеләр атнага ике мәртәбә 9.00-12.00 сәгатьтә белем ала. Эшләүчеләр кичке вакытны кулайрак күрә, алар 18.00-21.00 сәгатьтә укый. Атна буе эшләп, вакытлары булмаганнар өчен дәресләр якшәмбе уздырыла. Ир-атлар кичен генә укый, төркем саны - алтау.
- Башлангыч мәктәпне тәмамлап, Коръәнне тагын да тирәнрәк белергә теләүчеләр күп. Шуӊа күрә 200 кеше бирегә өстәмә дәресләргә килә, берничә төркем укуны «Ихлас» тернәкләндерү үзәгендә дәвам итә, - ди Алсу ханым. - Мөгаллимнәребез махсус белемле, мәдрәсә укып чыкканнар, югары дини белем алганнар. Укыту процессын алып баручы 14 хатын-кыз укытучы да быел мөфтияттә аттестация узды.
Дәресләрне шулай ук хәзрәтләр дә алып бара: Марат Хафизов, Булат Баһаветдинов, Сәлимҗан Домнин, Фәнил Ибраһимов, Рәсүл Хәйретдинов.
Үзәк мәчеттә гарәп телен дә өйрәнәләр. Аны икенче сыйныфтан алып, факультатив буларак керткәннәр. Бу дәресләргә йөрергә теләүчеләр дә елдан-ел арта бара. Аларны Равия Ибраһимова һәм Роза Нургалиева алып бара.
Уку процессыннан тыш, сыйныф сәгатьләре, тәрбияви чаралар уздырыла. Алар еллык планда күрсәтелә. Ел башында яӊа җыелган сыйныф укучылары укытучылар белән чәй артында вәгазьләр тыӊлап, танышалар, аралашалар. Мөгаллимнәр сорауларга җавап бирәләр.
- Безнеӊ беренче, икенче, өченче сыйныфлар белән очрашу уздыру традициясе бар. Һәр параллельне чакырабыз, укытучыларыбыз Коръән укый һәм вәгазьләр сөйли. Кайбер шәкертләр үзләре белән таныштыра, исламга ничек килүләре турында сөйли, - ди Алсу ханым.
Әгәр укырга теләсәгез, үзәк мәчеткә рәхим итегез. Биредә белем алырга дип килүчеләрне һәрвакыт кабул итәләр.
***
Октябрьдә дәресләр «Нур» мәчетендә дә башланган. Хатын-кызлар беренче, икенче һәм өченче сыйныфта икешәр төркем булып укый. Ирләр дүрт төркемгә бүленгән. Үзәк мәчеттәге кебек, башлангыч белем алып, укуны дәвам итәргә була. Биредә балалар да дәресләргә йөри: ислам дине нигезләре дәресләре малайларга да, кызларга да бирелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X