Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Мәчет түрәләргә түгел, үзебезгә кирәк

«Чупа-чупс кирәкми, мәчеткә бирәм». Җиде яшьлек сабыйдан мондый сүзләр көтмәгән идем. Чупа-чупс алырсың дип, шыгырдап торган унлык тоттырган әбисе дә сәерсенеп китте, ахры. Гадәттә, балалар әти-әниләрен «тәмлүшкә» сорап интектерә. Күрше малае Инсаф та яңа мәчет төзелеше өчен дуслары белән иртәгә садака илтергә җыенуы турында сөйләде. Кибеттән ипи, сөт сатып алганнан...

«Чупа-чупс кирәкми, мәчеткә бирәм». Җиде яшьлек сабыйдан мондый сүзләр көтмәгән идем. Чупа-чупс алырсың дип, шыгырдап торган унлык тоттырган әбисе дә сәерсенеп китте, ахры. Гадәттә, балалар әти-әниләрен «тәмлүшкә» сорап интектерә.

Күрше малае Инсаф та яңа мәчет төзелеше өчен дуслары белән иртәгә садака илтергә җыенуы турында сөйләде. Кибеттән ипи, сөт сатып алганнан артып калган тиеннәрне, әнисе рөхсәте белән, атна буена җыеп барган. Калган иптәшләре дә шулай эшләгәннәр. Үзәк мәчет тарафыннан «Бер айда - бер миллион» акциясе оештырылуы турында ишеткәнгә, Инсафның тел төбен тиз аңладым. Һәм әлеге хәйрия чарасы турында әтисеннән ишеткәндер, дип нәтиҗә ясадым.

Кызык, күпләребез, Аллаһы йортын торгызуда катнашу түгел, гомумән, мәчетнең барлыгын да онытып йөргәндә, сабыйлар садакага биш-ун сумлап акча җыя. Хәер, кызык түгел, кызганыч. Ник без мәчетне балаларыбызга никах укытырга, исем кушарга кирәк булганда, кайгы килгәндә, якыннарыбызны югалтканда гына искә төшерәбез соң?

Тормыш китереп кысканда барып егыла торган мәчетләребез дә үзеннән-үзе пәйда булмый. Аны торгызу өчен күп вакыт, бихисап көч таләп ителә. «Кемгә кирәк, шул төзесен», диючеләр дә, ошбу җаваплы эшне хөкүмәткә йөкләүчеләр дә бар, җитәкчеләрне гаепләүчеләр дә табыла.

Сүз дә юк, власть вәкилләренең хуплавы мөһим, зур завод һәм предприятиеләрнең дә матди ярдәменә мохтаҗбыз, чөнки мәчет төзү кыйммәткә төшә. Әмма акыл белән фикерләп караганда, нигездә, гади халыкка кирәк ул. Мәчет төзүне башлап йөрүчеләр дә, әлеге изге гамәлне тормышка ашыруга хәлдән килгәнчә өлеш кертүчеләр дә без үзебез булырга тиеш. Тамчыдан күл җыела, дип әйткәннәр бит борынгыларыбыз.

Гагарин урамында торгызылып килүче яңа мәчет төзелешенә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен үзәк мәчеттә махсус тартма урнаштырылган. Аңа хәтта «Бер айда - бер миллион» дигән язу беркетелгән. Бу февраль башында старт алган акция белән бәйле. Хөрмәтле имамыбыз Йосыф Дәүләтшин әйтүенчә, иминлек, ышанычлылык йөзеннән әлеге тартма өч көнгә бер мәртәбә ачыла - махсус комиссия акчаны саный, актлаштыра. Баштагы берничә көн эчендә үк 130 мең сум акча җыелган инде. Әгәр җомгага килүче бер мең кешенең һәрберсе, акция кысаларында гына булса да, бер мең сум акчасын фида кылса, бер айда бер миллион сум җыелмый калмас. Өстәвенә, февральдә үзәк мәчет хисабына кергән садака да яңа мәчет төзүдә тотылачак. Никах укырга, балага исем кушарга баручы бабайлар да андый мәҗлесләрдә садакага бирелгән акчаның нәкъ шушы максатка хезмәт итүен тели. Ярый әле картлар бар. Ошбу акцияне дә алар башлап җибәргән, барлык оештыру мәшәкатьләрен үз өсләренә алганнар, араларында бер айлык пенсия акчасын садака тартмасына китереп салучылар да аз түгел.

«Картларыбызның активлыгы, фидакарьлеге сокландыра. Яшьләребезгә дә менә дигән үрнәк. Мәчеткә йөрүче бабайлар, абыстайлар берничә ел элек шундый ук акция оештырганнар иде инде. Аларның изге эшкә җан биреп, янып-көеп йөрүләре нәтиҗәсендә, ул чагында бер айда бер миллионнан артык суммада акча җыюга ирештек, - дип өлкәннәргә чиксез рәхмәтен белдерә Йосыф хәзрәт. - Шушы үзәк мәчетне салуга да заманында өлкәннәр зур өлеш кертте. Муенына тартма асып, «без мәчет салабыз», дип базар, урамнарны әйләнгән мәрхүм Фатыйх бабайны һ.б. картларны түбәнкамалылар әле дә хәтерлидер... »

Әйе, мәчетләр халыкка кирәк. Гади халык үзе мәчет салуда хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тиеш. Алай да, «ТАНЕКО», «ТАИФ», «Нефтехим», кебек зур предприятиеләр ярдәменнән башка бу эшнең бик озакка сузылуы ихтимал.

Таулар күчерер кодрәткә ия уртак көч белән Гагарин урамындагы яңа мәчет тә тиздән төзелеп бетәр. Иң мөһиме, «чупа-чупс», тәм-том алырга дигән тиеннәрен җыеп мәчет төзергә илтүче күрше Инсаф кебек малайлар, җиде яшьлек балалар безгә караганда, күпкә әхлаклырак һәм рәхим-шәфкатьлерәк булып үсәр. Кечкенәдән үк яхшылык эшләргә өйрәнгәч, башкача була да алмас.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев