Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Әле дә – белем юлында

Түбән Кама үзәк мәчетендә калабызның иң билгеле аксакаллары җыелды. Нәкъ менә аларны бала туу, никах уку, якыннары үлү кебек мөһим вакыйгалар уңаеннан чакыралар.

Аллаһы йортының әле өлкән буын вәкилләрен шәһәрдәшләр өчен «гаилә табибы» дип тә була, чөнки шатлыклы, кайгылы хәбәр белән, дога кылуларын сорап алар шул бабайларга мөрәҗәгать итәләр. Чәй табыны артында аксакаллар яшьләрне тәрбияләү, гореф-гадәтләрне дөрес итеп үтәү мәсьәләләрен күтәрделәр, киләсе елга уку планнарын билгеләделәр.
Шунысы да бар, алар һаман да – гыйлем юлында: Коръән һәм фикһ дәресләренә йөри. Бабайларыбыз шәһәр, балалар, оныклар киләчәге өчен борчыла. Ә гомуми җыелышка килә алмаган кешеләргә Кирам хаҗи барып, хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырып кайта.
Түбән Кама үзәк мәчетенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев