Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Күркәм холык

Ислам диненең төп максаты — кешедә күркәм холык тәрбияләү.

Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә кешеләргә шәригать кануннарын иңдерде. Шәригать өч бүлекне үз эченә ала: 

1) Иман нигезләре (гакыйдә). Шәригатьнең әлеге бүлегендә иманның алты нигезе: Аллаһы Тәгаләгә, фәрештәләргә, пәйгамбәрләргә, китапларга, Кыямәт көненә һәм тәкъдиргә (язмыш) иман китерү өйрәнелә. Иманның әлеге нигезләре аркылы Аллаһы Тәгалә кешегә яшәүнең асыл мәгънәсен аңлата, дөньяга карата дөрес караш тәрбияли. 

2) Ислам хокукы. Ул кешенең Аллаһ каршындагы һәм башка кешеләр каршындагы бурычларын аңлата.

3) Әхлак. Шәригатьнең бу бүлегендә күркәм холыкка ирешү юллары аңлатыла.

Холык — кешенең эчке сурәте. Кешенең тышкы сурәте күркәм яки ямьсез була алган кебек, анын эчке сурәте дә күркәм яки ямьсез була ала. Ибн Габбас әйтә: «Һәр бинаның нигезе бар, ә Исламның нигезе — күркәм холыклы булу». 

Галимнәр күркәм холыкка шундый аңлатма бирә: «Күркәм холык —кешеләргә карата ачык йөзле булу, аларга изгелек кылу һәм начарлык эшләмәү». Күркәм холык ул пәйгамбәрләрнең һәм изге гамәлләр кылучы кешеләрнең сыйфаты. Шушы сыйфаты сәбәпле кеше Аллаһның ризалыгына һәм олуг дәрәҗәгә ирешә. 

«Дөреслектә, күркәм холык кешене ураза тотучы һәм төннәрен намаз укучы дәрәҗәсенә ирештерә» (Хәдис). 

Жунәйд исемле галим әйтә: «Дүрт төрле сыйфат кешене изге гамәлләре һәм гыйлеме аз булуына карамастан иң югары җәннәтләргә күтәрә: ачу килгәндә үзеңне кулда тоту, кешеләргә карата түбәнчелекле булу, юмартлылык һәм күркәм холыклы булу».

Жир йөзендә иң күркәм холыклы кеше Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәллам) булганга күрә дә, Аллаһы Тәгалә аны иң соңгы пәйгамбәр итеп сайлады, шушы рәвешле Ул аның дәрәҗәсен күтәрде.

Әнәс ибн Мәлик Мөхәммәднең холкы турында: «Аллаһ илчесе кешеләрнең иң күркәм холыклысы иде», — ди (Бохари, Мөслим). 

Күркәм холык кешенең Аллаһка ышануының камил дәрәҗәдә булуын күрсәтүче билге булып тора. Әгәр кешенең холкы яхшы икән, аның иманы да югары, әгәр холкы начар икән, аның иманы да түбән дәрәҗәдә. Кеше холкы начар булу сәбәпле, намаз укуына, ураза тотуына һәм хаҗ кылуына карамастан, җәһәннәмгә керергә мөмкин. Әбу Һурайра шулай ди: «Бервакытны Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәллам) шулай дип әйттеләр: «Бер хатын төннәрен намаз укый, көндезен ураза тота, сәдака бирә, ләкин теле белән күршесен кыерсыта». Аллаһның илчесе әйтте: «Ул хатында хәерле бернәрсә дә юк, ул җәһәннәм әһелләреннән». Әнәс ибн Мәлик шулай ди: «Дөреслектә, кеше күп гыйбадәт кылмыйча да, күркәм холкы сәбәпле, җәннәттә югары дәрәҗәгә ирешә. Шулай ук ул күп гыйбадәт кылып та, начар холкы сәбәпле, җәһәннәмнең иң аскы катына керә».

«Үлчәүдә күркәм холыкка караганда да авыррак нәрсә булмаячак. Дөреслектә, күркәм холык иясе аның белән ураза тотучы һәм намаз укучы кеше дәрәҗәсенә ирешә» (Хәдис. Тирмизи). 

Күркәм холыкның Кыямәт көнендә үлчәүдә авыр булуының сәбәбе нәфес белән көрәшүгә бәйле. Чөнки күркәм холыклы булу кешедән бик күп нәрсә таләп итә. Күркәм холыклы булу өчен кеше ачуы килгәндә сабыр итәргә, кешеләргә карата ягымлы булырга, алар белән бәхәскә кермәскә тиеш. Болар барысы да нәфес белән көрәшүгә бәйле. Кеше нәфес теләгенә бирешмичә, тискәре сыйфатлар белән көрәшкәнгә күрә, күркәм холык үлчәүдә иң авыр гамәл булачак. 

Ни өчен кеше намаз укуына, ураза тотуына карамастан җәһәннәмгә керә. Моның сәбәбе — гыйбадәтләрнең кешегә тәэсир итмәвенә һәм Аллаһ каршында кабул булмавына бәйле. Кешенең никадәр гыйбадәт кылып та холкы яхшырмаса, кешегә карата мөнәсәбәте үзгәрмәсә, аның кылган гыйбадәтләреннән бер файда да булмаячак. Аллаһы Тәгалә каршында гыйбадәтләр күркәм холык белән бәяләнә. Ихластан укылган намаз кешене яхшы якка үзгәртә һәм аны гөнаһлардан тыя. 

Әгәр дә кешенең намаз укып та холкы яхшы якка үзгәрмәсә, аңа намаз уку рәвеше турында фикерләргә кирәк. Чөнки аның намазы Аллаһ каршында бөтенләй кабул булмаска да мөмкин. «Әгәр дә намаз кешене фәхеш һәм начар гамәлләрдән туктатмаса, ул Аллаһтан ерагайта гына» (Хәдис. Табарани). Әгәр дә намазда бу өч төрле гамәлнең берсе дә булмаса, ул намаз булып саналмый: ихласлылык, Аллаһтан курку хисе һәм Аллаһны искә алу. Ихласлылык кешене изгелек кылырга этәрә, Аллаһтан курку хисе кешене гөнаһ кылудан туктата, ә Аллаһны искә алу, ягъни Коръән уку кешегә нәрсәне булса да эшләргә куша һәм нәрсәдән булса да тыя. 

Аллаһы Тәгалә барчабызга да холкыбызны күркәм итәргә, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булырга ярдәм итсә иде. 

Алмаз Сафин
А. Зәбиров фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев