Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Куаныч

Һәр өммәткә йөкләнгән ураза, Уразалы һәрбер пәйгамбәр.

Аллаһтан бар 
                    уразалы колга – 
«Изге бүләк» дигән ак хәбәр.

Руза тотып 
                  сусаган бу җирдә,
Мәхшәр мәйданында сусамас.
Гареш күләгәсе
                      төшкән җанга
Чаян, еланнар да уралмас.

Хуш ис белән 
               кубарылган һәркем
Кәүсәр буйларында хәл алыр.
Җәннәттәге 
                 Раян капкасыннан
Уразалы кереп куаныр.

Шатлык-сөенечнең 
                          чиге булмас,
Ләззәт диңгезендә йөзгәндә.
Бәхетнең ни икәнен 
                           аңлар кеше
Чын гүзәллек, 
            матурлыкның Үзен – 
Раббыбызның
                     йөзен күргәндә.
Рәйсә ФӘЙЗУЛЛИНА. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X