Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Коръәнне яттан сөйләп...

Мәктәп яшендәге балалар арасында Коръәнне яттан уку буенча районкүләм ярышта 35 ир бала һәм 33 кыз катнашты. Сәламләү сүзен әйткәндә, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин Коръәнне өйрәнү өчен бүген мөмкинлекләр зур булуын искәртте. Алга киткән яңа технологияләр ярдәмендә һәрберебезнең дөньядагы иң танылган Коръән-хафизларыннан гыйлем эстәп, аларның тавышларын...

Мәктәп яшендәге балалар арасында Коръәнне яттан уку буенча районкүләм ярышта 35 ир бала һәм 33 кыз катнашты. Сәламләү сүзен әйткәндә, Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин Коръәнне өйрәнү өчен бүген мөмкинлекләр зур булуын искәртте. Алга киткән яңа технологияләр ярдәмендә һәрберебезнең дөньядагы иң танылган Коръән-хафизларыннан гыйлем эстәп, аларның тавышларын тыңлап, үз хаталарыбызны төзәтә алу мөмкинлегенә ия икәнебезне ассызыклады ул.
Мөгаллим һәм мөгал-лимәләр балаларның чыгышларын зур игътибар белән тыңлап, бәяләп бардылар. Катнашучылар һәм кунаклар учакта пешкән хуш исле пылаудан, тәм-том белән чәйдән авыз иткән арада, җиңүчеләр дә билгеле булды.
7 яшькә кадәрге кызлардан Һәдия Латыйпова (Ташлык авылы), Зәйнәп Шакирова Ясминә Сибгатуллина баштагы өч урынны алдылар.
30нчы парәнең яртысын яттан әзерләп килгән 12 яшькә кадәрге кызлардан Зилия Йосыпова, Мәрьям Гыйззәтуллина, Сәмирә Мортазина өч призлы урынны бүлештеләр.
30нчы парәне тулысынча яттан белүче 17 яшькә кадәрге кызлар арасында Сәлма Аллун, Әминә Хәйретдинова Нәбилә Нурмөхәммәтова - беренче, икенче һәм өченче урыннарда.
29нчы һәм 30нчы парәләрне тулысынча яттан белүче 17 яшькә кадәрге кызлар арасыннан беренче урында - Гайшә Хәйбрахманова, икенчедә - Зәйнәп Хәйретдинова.
7 яшькә кадәрге малайлар арасында Габдәлмәлик Моратов (Ташлык авылыннан), Әхмәд Фәхретдинов, Мөхәммәд Шакиров - беренче өчлектә.
30нчы парәнең яртысын яттан әзерләп килгән 12 яшькә кадәрге ир балалар арасында- Исмәгыйл Мукиев, Ильяс Сабитов, Хәсән Латыйпов (Ташлык авылы) баштагы өч урынны яуладылар.
30нчы парәне тулысынча яттан белүче 17 яшькә кадәрге ир балалар арасында Исхак Әгъләмов, Бәхтияр Таваров (Кама Аланы), Габдулла Шерматов - беренче өч урынны бүлештеләр.
29нчы, 30 нчы парәләрне тулысынча яттан белүче 17 яшькә кадәрге ир балалар арасыннан призлы өч урынны яулаучылар: Хәмзә Хәйбрахманов, Нурулла Шерматов, Мөхәммәд Әхмәтшин.
Бергәләп өйлә намазын укыганнан соң, җиңүчеләргә зур бүләкләр тапшырылды. Катнашучыларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр бирелде. Җиңүчеләрнең берсе булган Исхак Әгъләмовтан, өлкәннәр осталыгыңа соклану белдергәндә, ниләр кичердең, дип сорадык. «Оялам, чөнки аларның гарәп әлифбасын, Коръән аятьләрен өйрәнер җайлары булмаган. Ә без, яшьләр өчен, бүген бар юллар да ачык», - дигән җавабын ишеттек. Раббыбызга әлеге мөмкинлекләр өчен хәмед-мактауларыбыз булсын!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X