Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Коръәнне ятлау гына җитми, кабатлап тору мөһим

Быел Рамазан аенда тәравих намазлары өйдә генә укылды. Ай дәвамында Коръән дә укыла иде. Бу мөһим эш быел Рамазанда шәһәребезнең бердәнбер коръәнхафизына, 23 яшьлек Хәлил хәзрәт Хәбибрахмановка тапшырылды. Ай буе Инстаграм челтәрендә Хәлил хәзрәт барыбызга да Аллаһ сүзен җиткереп, Изге Китапны укып чыкты. Коръәнхафиз булыр өчен, нишләргә, сурәләрне кайчан өйрәнә башларга кирәк? Бу һәм башка сорауларымны Хәлил хәзрәтнең үзенә бирдем.

- Хәлил хәзрәт, Коръәнне кайчан ятлый башладыгыз?

– Мин туганда, әти-әнием диндә иде. Әти сөйләвенчә, өчдүрт яшемдә Коръәннең җидесигез сурәсен яттан белгәнмен. Биш яшемдә – бер җүзне (бер парә), җиде яшемдә ике җүзне ятладым. Ә 2004 елның ноябрендә Казанда Коръәнне яттан сөйләү буенча Бөтенроссия конкурсы узды. Мин «Ике җүзне сөйләү» номинациясендә беренче урынны алдым.

– Дөньяви гыйлем белән беррәттән дини гыйлем алу авыр булмадымы?

– Башлангыч сыйныфларда мин Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә укыдым. Әмма Коръәнне ятлаудан бер дә туктамадым. Мәктәптән кайтып ятлыйм, әти эштән кайткач, аңа тапшырам. Ә 5 нче сыйныфтан әти мине экстернатка күчерде. Ул вакытта мин 2 нче мәктәпкә күчкән идем. 5нче-7нче сыйныфларда укыган вакытта Теләче районындагы мәдрәсәдә белем алдым. Аннары Төркиягә башта җәйгә ял итәргә, аннары белем алырга китеп, анда бер ел яшәдем. 11 яшьләргә Коръәннең алты-җиде җүзен белә идем, Төркиядән кайтканда Изге Китапның берничә җүзе генә ятланмыйча калган иде. Кайткач, ятлап бетердем, аннары кабатлый башладым.

– Бала Коръәнне ятлар өчен, әти-әни аңа ничек тәэсир итәргә, ничек үгетләргә тиеш?

– Әйе, Коръәнне ятлаганда күп нәрсә әти-әни тәрбиясеннән тора. Үз баласы күңеленә ничек салса, шулай була. Атнага берике тапкыр дәрескә укытучы янына килү – бер нәрсә. Бу бик аз. Мин, шәхсән, һәрвакыт дини гыйлемне өстенрәк күрдем. Коръәнне көн саен ятларга, кабатларга кирәк. Изге Китапка ихтирам, ярату, уку теләге, тырышлык, тотрыклылык тәрбияләү, тикшереп тору мөһим. Шунда гына нәтиҗәгә ирешеп була. Мин укыткан балалар арасында бик сәләтлеләре бар, әмма әти-әнидә кызыксыну булмагач, мөмкинлек кулдан ычкына.

– Коръәнне нәкъ менә бала чактан ятлау никадәр мөһим?

– Төркиядә укыганда, төрле яшьтәге кешеләрне күрдем. Кайберләре Коръәнне 30- 40 яшьтә ятлап чыга. Димәк, теләк кенә кирәк. Тик шулай да, ятлауны никадәр иртәрәк башласаң, нәтиҗәсе шулкадәр күбрәк. 16-17 яшьлек үсмернең хәтере дүрт-биш яшьлек сабый белән чагыштырганда, начаррак. Аннары игътибарны читкә юнәлтүче әйберләр күп: мәктәпне тәмамлыйсы, имтихан тапшырасы, югары белем алу йортына укырга керәсе бар. Ятлауга вакыт аз кала, димәк, нәтиҗә дә юк. Үз балаларыма дини гыйлем бирә башладым инде, Коръәнне ятлатуга бар тырышлыгымны куячакмын.

– Хәлил хәзрәт, сез киләчәктә дин гыйлеме буенча дәресләр бирермен, коръәнхафиз булырмын, дип хыялландыгызмы?

– Сабый чактан ук күңелем салгач, дин юлы буенча киттем. Коръәнхафиз булырга дип алдыма максат куйдым. Төркиядән кайткач, минем яныма (әле үсмер чагым гына) Коръән дәресләренә балаларын алып килә башладылар. Ә үзлегемнән укып, мәктәпне тәмамлагач, аттестат алгач, кичке курсларда мәчеттә эшли башладым. 2015 елдан Рөстәм хәзрәт Һидиятуллин чакыруы буенча «Нур» мәчетендә укытам. Рәсүл хәзрәт Хәйретдинов имам итеп билгеләнгәч, аның ярдәмчесе вазифаларын үти башладым.

– Тагын кайда эшлисез?

– Мин шулай ук үзәк мәчеттә һәм «Ихлас» үзәгендә укытам. Түбән Кама мөхтәсибәтенең «Коръән мәркәзе» Коръәнне өйрәнү һәм ятлау бүлеге җитәкчесе итеп билгеләндем. Бирегә 70 ләп бала Коръән укырга, ятларга, тәҗвид кагыйдәләрен, әдәп нигезләрен өйрәнергә йөри.

– Коръән уку буенча конкурсларда еш катнашырга туры киләме?

– Әйе, ләкин хәзер сирәгрәк катнашам. Түбән Камада алар даими оештырыла, республика һәм ил күләмендәге конкурслар Казан, Пермь, Иваново шәһәрләрендә оештырылды, 2017 елда Төркиянең Истанбул шәһәрендә узган Бөтендөнья бәйгесендә катнаштым. Безне Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган да кабул иткән иде әле.

– Белем алуны дәвам итәсезме?

– Әлбәттә, чөнки Коръәнне ятлап бетерү белән эш тәмамланмый, ә башлана гына. Аны гел кабатлап торырга кирәк. Мин бер ел буе коръәнхафизлар әзерли торган курсларда гыйлем алдым. Хәзерге вакытта Казан ислам университетының «Шәригать» бүлегендә өченче курста укыйм. Әймән Рушди Сувейд, Хәсән Һәдия кебек галимнәр белән очрашып аралашканым бар, Хәсән хәзрәт укытучым да иде әле.

Лилия Заһретдинова

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев