Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Коръәнгә мәхәббәт тәрбияли

Балаларның язгы каникулы чорында Яр Чаллыныӊ Ак мәчетендә XXII республикакүләм Коръән уку бәйгесе узды. Баштагы елларда чара шәһәр балалары арасында уздырылса, соӊрак анда Татарстан районнары вәкилләре генә түгел, күрше республикалардан да катнаша башладылар. Ярышта 3 яшьтән алып 15 яшькәчә 140 бала җыелды, шуларныӊ 72се - малайлар, 68е - кызлар. Аларныӊ...

Балаларның язгы каникулы чорында Яр Чаллыныӊ Ак мәчетендә XXII республикакүләм Коръән уку бәйгесе узды. Баштагы елларда чара шәһәр балалары арасында уздырылса, соӊрак анда Татарстан районнары вәкилләре генә түгел, күрше республикалардан да катнаша башладылар. Ярышта 3 яшьтән алып 15 яшькәчә 140 бала җыелды, шуларныӊ 72се - малайлар, 68е - кызлар. Аларныӊ әти-әниләре - нигездә, мәдрәсә мөгаллимнәре.
 
Бәйгене оештыручылар - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Яр Чаллы мөхтәсибәте, «Ислам нуры» дини-эшмәкәрлек үзәге. Бәйгедә дәрәҗәле кунак - Татарстан мөселманнары мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты.
 
Һәр ярышчы башта үзе ятлаган сурәне сөйләргә, аннары күрсәткән урыннан Коръәнне укырга тиеш. Аллаһ китабын инде йөгерек
укучылар да, өйрәнә генә башлаучылар да булган.
 
- Чаллы кызы 10 яшьлек Мәрьям Хаҗиева Коръәнне тулысынча, ягъни 30 парәсен ятлаган, сеӊлесе Хәдичә исә 23 җүзен белә. Бәйгедә катнашучыларныӊ белем дәрәҗәләре югары, - ди Ак мәчет мәдрәсәсе мөгаллиме Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов. Һәр катнашкан балага бүләкләр таратылган, җиӊүчеләргә исә Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тыпшырылган. Иӊ кечкенә 2 яшьлек ике бәйгече махсус призга лаек булганнар.
Сүз уӊаеннан, җиӊүчеләр арасында 9 түбәнкамалы бар. Мисал өчен, бертуган Әминә һәм Зәйнәп Хәйретдиновалар икенче һәм өченче урынга ия булганнар. Әтиләре Рәсүл хәзрәт әйтүенчә, алар әлеге бәйгедә 5нче ел рәттән катнаша.
 
- Ярышка быел 6 яшьлек улыбыз да килде, 3 яшьлек Мәдинә дә кайбер сүрәләрне әйбәт белә, шуӊа күрә киләсе елда бәйгедә катнаштырырга исәплибез, - ди ул. - Балаларыбыз кичен «Ихлас» мәдрәсәсендә белем алалар һәм Абдулла хәзрәттә дә укыйлар.
- Яр Чаллыда уздырыла торган кебек күләмле ярыш республикада беркая да юк. Ул югары бәягә лаек. Аллаһ разый булып, алдагы елларда да дәвам итсен, - дип әлеге бәйгегә үз бәясен бирде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
 
Оештыручылар мондый конкурсның файдалы икәнен искәртәләр: алар Коръәнгә карата мәхәббәт тәрбияли һәм аны яттан сөйләргә өйрәнү теләген үстерә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев