Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Коръән – яшәү рәвеше

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә дини гыйлем алучылар өчен «Коръән - яшәү рәвеше» дигән темага ачык дәрес уздырылды. Өченче елын гыйлем алучылар җыелган ул дәресне мөгаллимә Нурзия Хәйруллина Коръән тарихы белән таныштырудан башлады. Аерым алганда, Коръәннең 610 елдан безнең көннәргә кадәр һич үзгәрешсез килеп җиткәнлеген ассызыклап үтте. Кулъязма буларак, буыннан-буынга...

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә дини гыйлем алучылар өчен «Коръән - яшәү рәвеше» дигән темага ачык дәрес уздырылды.
Өченче елын гыйлем алучылар җыелган ул дәресне мөгаллимә Нурзия Хәйруллина Коръән тарихы белән таныштырудан башлады. Аерым алганда, Коръәннең 610 елдан безнең көннәргә кадәр һич үзгәрешсез килеп җиткәнлеген ассызыклап үтте.
Кулъязма буларак, буыннан-буынга тапшырылып килгән Коръән беренче мәртәбә 1530 елда Венециядә бастырылган. Ә1694 елда - Гамбургта, 1698 елда Венеция өлкәсендәге Падуя шәһәрендә басма Коръән дөнья күргән. Русиядә, Екатерина II указы буенча һәм дәүләт исәбенә 1797 елда Петербургта 20 данәдә бастырылган. Аның исән калган бердәнбер нөсхәсе Петербургтагы Россия китапханәсендә саклана. Петербургның Шнора типографиясе 1800 елда Казанга күчерелгәч, Коръәннең илебездәге иң беренче мөселман басмасы 1803 елда 1500 данә булып чыккан. Бүгенге көндә аның бер нөсхәсе генә Казан университеты китапханәсендә саклана. Ул «Казан басмасы» дип йөртелә.
Мөгаллимә Галия Сафина Коръән аятьләренә, аларның тәфсиренә тукталды. Ә үзәк мәчетнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Роза Латыйпова пәйгамбәрнең хатыны Гайшәнең Мөхәммәд турында «ул - аяклы Коръән Кәрим иде», дигән сүзләрен укучыларның исләренә төшереп үтте. Бу уку елының әхлаклылык, әдәплелек елы булуын искәртеп, «әхлак» сүзенең гарәп телендә «хулүк», ягъни «холык» дигән мәгънә аңлатуын әйтте. Пәйгамбәрнең югары әхлак иясе булганлыгы, беркайчан да явызлыкка явызлык белән җавап бирмәгәнлеге турында сөйләде.
Дәрес азагында Шотландия кызы Майя Уоллесның ничек итеп исламга килүен чагылдырган фильм күрсәтелде. Соңыннан фильм буенча фикер алышулар булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев