Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Корбан гаете мөбарәк булсын!

21 августта ислам дөньясының иң олы бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете. Ул Рамазан ае тәмамланганнан соң 70 көн узгач билгеләп үтелә. Республика халкы, шул исәптән түбәнкамалылар да, бу көнне ял итә.

Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов изге хаҗ сәфәрендә булганлыктан, быел үзәк мәчеттә бәйрәм вәгазен һәм җәмәгать намазын уку аның урынбасары Булат хәзрәт Баһаветдиновка йөкләнә. Вәгазь 7.15 сәгатьтә башлана. Аннары җәмәгать белән берлектә гает намазы укыла.  
Корбан чалу быел дүрт урында булачак: үзәк мәчеттә, Зур Афанас авылы, Красный Ключ һәм Төзүчеләр бистәләре мәчетләрендә. Булат хәзрәт Баһаветдинов әйтүенчә, бу көнне иртән үзәк мәчеткә 750 баштан артык сарык китерәчәкләр. Биредә һәм Красный Ключта корбан чалу өч көн дәвам итәчәк. Сарык бәясе 7-8 мең сум тирәсе булачак. Сайлау мөмкинлеге бар. Сарыкларга алдан заказ биреп тә була. Моның өчен килеп язылырга, акчасын түләп куярга кирәк. Бәйрәм көнне килеп, суйган, туналган итне алырга гына кала. 
Үзәк мәчет тирәсендәге сәүдә палаткаларында дини китаплар, әсбаплар, яулыклар һ.б. сатылачак. Биредә шулай ук пылаудан авыз итәргә, тәм-том белән чәй эчәргә, якыннарга күчтәнәч сатып алырга була. 9.00 сәгатьтә «Гаилә» паркында («Скворец» кафесы каршындагы мәйдан) беләзек, брошь, открытка һәм  төсле шарлардан чәчәк  ясау буенча мастер-класслар башлана. Ә сәхнә янәшәсендәге аланлыкта балалар өчен төрле спорт уеннары оештырылачак. 10.00 сәгатьтә «Гаилә» паркы сәхнәсендә «Изге Корбан гаете» дип аталган шигъри тамаша узачак. Бу көнне «Скворец» кафесында хәләл ризык белән сыйланырга да мөмкин булачак.
Матур гадәт буенча, 22 августта 10.00 сәгатьтә  сәламәтлекләре ягыннан физик мөмкинлекләре чикле булган 200 ләп шәһәрдәшебез бәйрәм табынына чакырыла. Алар өчен салатлар, пылау, чәй әзерләнә. Елдагыча, хәйрия пакетлары да тапшырылачак. Быел 750 пакет әзерлиләр. 
Корбан гаете мөбарәк, бәйрәмнәребез бергә булсын!
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X