Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Күмәк көч белән төзибез

Гагарин урамында төзелеп килә торган мәчеткә җылылык биреләгәнен инде хәбәр иткән идек. Хәзерге вакытта административ бүлмәләрне сафка бастырасы, гөмбәзнең түбәсен каплыйсы һ.б. эшләр бар. Боларның барысы өчен якынча 30 миллион сум акча кирәк. Төзелешкә матди ярдәм күрсәтү йөзеннән, шушы яңа мәчеткә намазга йөрүче һәрбер мөселман аена 500 сум садака тапшыра...

Гагарин урамында төзелеп килә торган мәчеткә җылылык биреләгәнен инде хәбәр иткән идек. Хәзерге вакытта административ бүлмәләрне сафка бастырасы, гөмбәзнең түбәсен каплыйсы һ.б. эшләр бар. Боларның барысы өчен якынча 30 миллион сум акча кирәк. Төзелешкә матди ярдәм күрсәтү йөзеннән, шушы яңа мәчеткә намазга йөрүче һәрбер мөселман аена 500 сум садака тапшыра иде. Үзәк мәчет мөселманнары бу хакта ишеткәч, әлеге саваплы эшкә үз өлешләрен кертергә ниятләделәр, нәтиҗәдә, «1 айда - 1 миллион» акциясе игълан ителде.

Әлбәттә, 1 миллион мәчетне төзеп бетерергә җитми, ләкин садаканың азы-күбе булмый. Гомумән, бу изге эштә һәрбер кеше катнаша ала. Моның өчен шәһәр үзәк мәчетендә, Гагарин урамында төзелә торган мәчеттә, шәһәр электр транспорты предприятиесенә (трамвай депосы), шин заводына һәм «ТАНЕКО»га керү урыннарында садака тартмалары куелган. Төзелеш дәверендә аларның һәммәсенә бергә 3 548 865,73 сум җыелган.

Бу яңа мәчет төзелешенә үзләреннән өлеш кертеп, күп кенә оешмалар банктагы счетка турыдан-туры 8 323 104,83 сум акча күчерделәр: «Альметремстрой» (3 800 000 сум), «Трест КЖКО» (339244), «Камэнергостройпром» (346530), шәхси эшмәкәр Гыймалтдинов (290000), «Модуль-РЭТ» (252 626,4), «МПО Иншаат» (250000), «Кама-Нижнекамск» (200000), «Маяк-НК» (140000), «ТРК РаМус» (100000), «СпецРемСтрой» (100000) һәм, шулай ук, аерым кешеләр - Ф. Дәүләтшин (1000000), Х.Баһманов (500000), Р.Биктимеров (50000), И.Сибгәтуллин (35075,59). Моннан кала, берничә оешма төзелеш материалы һәм техника белән шактый зур ярдәм күрсәтте. Мәсәлән, «КЭСП» - 56 бетон плитә, «Казань» 50 куб.м. бетон бирде.

Шунысы сөенечле, соңгы вакытта төзелешкә матди ярдәм күбрәк килә башлады. Бәлки, икенче елга Аллаһы йорты үз вазыйфасын үти башлар дигән өметтә калабыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев