Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Кем – мәчеттә, ә кем – өйдә

Рамазан ае якынлаша. 12 апрельдә беренче тәравих намазы укылачак. Узган ел ураза пандемия чорына туры килгәч, мәчетләрдә ифтарлар, тәравихлар узмады, Коръән дә Инстаграм аша онлайн укылды. Ә бу юлы ничек булыр икән? Түбәнкамалылар мәчетләрне сагынды дип беләм. Бу сорауны Түбән Кама шәһәре һәм районы мөхтәсибе, үзәк мәчет имамы Салих хәзрәт Ибраһимовка бирдем.

– Быел, шөкер, мәчетләребездә ифтарлар һәм тәравих намазлары уздырырга ниятлибез. Ләкин, куркыныч әле янаганга, профилактик таләпләрне үтәмичә булмый. Битлекләр кию, дезинфекция, ара калдыру – барысы да үз көчендә кала. Шуңа да урыннар саны азая. 700 кешелек намаз бүлмәсе нибары 300ләп кешене сыйдыра алачак, – дип аңлатты Салих хәзрәт.

Бу нисбәттән, ирләргә намаз укырга урын булдыру һәм өлкән буынны саклау максаты белән, өлкәннәргә, балаларга һәм хатынкызларга тәравих намазлары өйләрендә укырга киңәш ителә. Ифтар өчен зур өстәлләр куелмаячак, гомум табын көйләнмәячәк.

Кеше мәчеткә килеп, намаз бүлмәсенә үз урынына намазлыгын җәеп куйгач, ифтар ашы шунда гына аерым савытта биреләчәк. Ашка хөрмә җимеше, су, салат, пылау керә. Аннары тәравих укыла.

Мәчетләргә элек йөргән, әмма быел килмәячәк ураза тотучы өлкәннәргә ифтарлар узган елдагыча өйләренә таратылачак. Һәр мәхәлләнең үз исемлеге бар. Шәһәр буенча 400 ләп кеше ифтарга кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Үзәк мәчет җитәкчелеге түбәнкамалылар киңәшләргә колак салыр, куркынычсызлык таләпләрен үтәр, тәртип бозмас дигән ышанычта кала.

– Авыр вакытларда да ураза тоттык. ИншәАллаһ, мөселманнар Рамазанны көтә, әзерләнә. Әмма ураза – ул ач тору гына түгел, ә нәфесеңне тыю, яхшы якка үзгәрергә омтылу, күбрәк Коръән уку, вәгазьләр тыңлау икәнен дә онытмау зарур. Аллаһы Тәгалә аны матур итеп каршы алып, уздырырга, хәерле гамәлләрдә булып, изгелекләр кыларга насыйп итсен, – дигән теләктә калды Салих хәзрәт.

Лилия Исхакова

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев