Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Камилә ярдәм көтә

Соңгы ике елда авыру кызчык Камиләгә ярдәм кулы сузучылар бик күп булды. Барысы да Аллаһының рәхмәтендә булсыннар һәм өч баласы белән тол калса да, сабыйлары ятимлек ачысын тоймасын дип яшәүче әниләре Динәгә дә Аллаһы көч бирсен. Хәзерге вакытта әнисе авыру Камиләне төшкә кадәр «Надежда» үзәгенә йөртә, шулай ук, Алабугада махсус...

Соңгы ике елда авыру кызчык Камиләгә ярдәм кулы сузучылар бик күп булды. Барысы да Аллаһының рәхмәтендә булсыннар һәм өч баласы белән тол калса да, сабыйлары ятимлек ачысын тоймасын дип яшәүче әниләре Динәгә дә Аллаһы көч бирсен.
Хәзерге вакытта әнисе авыру Камиләне төшкә кадәр «Надежда» үзәгенә йөртә, шулай ук, Алабугада махсус терапия курсы да узалар.
Әгәр дә ураза аенда тагын бер мәртәбә талпынып, уртак көч белән, Камиләгә акча җыюны оештыра алсак, аның алга таба дәвалануына бераз ярдәмебез булыр иде. Камиләгә акча җыю өчен, «Туган як» газетасы редакциясендә (Актүбә урамы, 6а йорт) махсус тартма тора, теләсәгез, фитр садакагызны шуңа китереп сала аласыз (садаканың азы-күбе булмаса да, Камиләгә атап 2 яки 5 яисә 10 сум акча китерү өчен, транспортта юл хакына хәләл 18әр-20шәр сумыгызны түли-түли, интегеп килеп йөрмәгез). Ярдәм кулы сузарга теләүче мәрхәмәтле бәндәләр өчен Динәнең кесә телефоны: :
8-927-460-45-91, йорт адреслары: Менделеев урамы, 13а йорт, 113нче квартир.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев