Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Изгелек эшләр өчен ишекләр ачык

«Ихлас» рухи-тернәкләндерү үзәгендә узган «Безнең заман герое» дип исемләнгән семинар ислам дөньясында кылган гамәлләре, башкарган эшләре белән тирән эз калдырган Габдрахман әс-Сүмәйткә багышланган иде.

Оештыручысы мөгаллимә Мәрьям ханым Шәрәфетдинова шәһәр мөслимәләрен хәйрия ярминкәсендә катнашырга да чакырды. Семинарга килгән кешеләр алар кулы белән эшләнгән, бәйләнгән, тегелгән әйберләрне үзләре теләгән хакка сатып алдылар. Ярминкә кереме исә «Ихлас»ның балалар өчен проектларына тотылачак икән.

Семинарда сүз барган Габдрахман шәех 1947 елда туган. Ул Багдад шәһәре университетында медицина бакалавры һәм хирургия буенча белем алып, эчке авырулар буенча белгечлек алу өчен Канадага китә, Лондонда Патшабикә медицина факультетындагы хастаханәдә эшли. Аннары гомеренең соңгы көннәренә кадәр хатыны белән Африкада хезмәт куя.

Анда мөселман комитетын оештырып, гуманитар эш алып бара. Башта Африкага баргач, шәех андагы авылларны барлый, җирле мөселманнар белән сөйләшә. Тик алар бер сурә дә белми, өстәвенә, потларга, ташларга, агачларга, планеталарга табына булып чыга.

Габдрахман әс-Сүмәйт «ӘлАун Әл-Мөбәшир» хәйрия оешмасы мәчетләр төзетә, Коръән нөсхәләре тарата, 22 телгә китапларны тәрҗемә итә, коелар казыта; ятимнәрне опекага алып, югары белем алырга ярдәм итә; уку йортлары, ислам үзәкләре төзетә, укучылар һәм студентлар өчен түли, азыктөлек, дару, кием тарата. Шәех ислам диненә дәгъват кылып, үз үрнәге һәм хезмәте белән 10 миллион кешенең ислам динен кабул итүенә сәбәпче була.

2012 елда авырып, йөрәге тибүдән туктап, табиблар ярдәме белән кабат аңына килгәч тә, беренче сүзе: «Миңа намаз укыр өчен тәһарәт алырга – су яки тәяммүм алырга җир затын алып килегез!» – дип әйтүе дә күпләр өчен гыйбрәт. 2013 елда шәех вафат була.

Мәрьям ханым чыгышы семинардагыларга тәэсир итте. Чыннан да, үзебезне мөселман, дип йөртәбез, ә иманны ныгытыр, өммәтәбезне арттырыр өчен ниләр кылабыз икән? Кайчак эш бер-беребезнең намаз уку рәвешен тикшерүдән ары узмый. Телефонга текәлеп, Коръән укырга вакыт калмый.

Мөхәммәд пәйгамбәр (сәлаллаһи гәләйһи вәссәләм) сәхабәләре Аллаһыдан куркып, җәннәткә керә алмабыз дип, елаганнар. Ә хәзер кеше: «Аллаһтан куркып елап, төнне йоклый алмыйча үткәрдем», – дип әйтсә, аңа сәерсенеп караячакбыз.

– Үзебезгә, гамәллләребезгә хисап кылырга өйрәник, җәмәгать. Аллаһы ризалыгы өчен эшләребез дә артыр. Өммәтебезне, Татарстанны үстерерлек ватанпәрвәрләр тәрбиялик. Бүген алган мәгълүматка таянып яшәсәк иде, – дип уртаклашты фикерләре белән «Ихлас» үзәге җитәкчесе Әлфия Әхмәтҗанова.

Үзәк мәчетнең хатын-кызлар уку бүлеге мөдире Алсу Гәрәева исә Түбән Камада яшәүче үз геройларыбыз турында сөйләде. Чыннан да, герой булу өчен, батырлык эшләргә кирәк дигән сүз түгел.

– Әйтик, кышын кар күп яуган көннәрдә, мәчеткә укырга килүчеләр өчен Фирая, Асия һәм башка апаларыбыз карны көрәп, сукмак ясап куялар. Берәү «әниебезгә ярдәм кирәк», дип шалтыраткач, Раушания апа аның янына барып, юындырган, Коръән укыган. Ә Мөнирә апабыз остазына ярдәм күрсәтә: аны ашата-эчерә, юындыра, үз өенә дә кунакка алып китә, – дип күркәм мисаллар белән таныштырды Алсу ханым.

«Ихлас» үзәгендә белем алучы начар күрүче һәм сукыр шәкертләрне машиналары булган мөселманнар алып килә, алып кайта. Үзәк мәчет ифтар ашлары оештырганда анда күпме ризык китерелә, күпме кеше шунда ураза тотучыларны ашатыр өчен хезмәт куя! Һәм мондый мисал бихисап икән.

Кичәдә «Изгелек кылу – яшәешнең максаты», «Изгелек эшләр өчен ишекләр ачык» кебек мәгънәле гыйбарәләр күп яңгырады. Берсен генә булса да истә тотып яшәсәң, никадәр файда, никадәр савап!

Лилия Заһретдинова

Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X