Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Изге эштә катнашыйк

Кеше үзе өчен йорт салуга күпме көч куя! Бу вакытта ял итүгә, кием-салымга һәм башка шуның кебек нәрсәләргә чыгымнарын киметә, ашауга да акчасын кысып тота. Кайберләре бурыч ала, авыр эштә сәламәтлеген какшата. Ләкин бәндә дөньядагы йортында күпме яшәр? Кечкенә каберенә шул йортыннан нәрсә алып китәр? Шул рәвешчә, кеше Аллаһы йортларын салуда да көч түксә иде. Аллаһы илчесе – Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәссәлләм Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә күчкәндә, иң беренче эш итеп, мәчеткә нигез ташы салган. Түбән Камада да Ак каен мәхәлләсендә көтеп алынган эш башланды. Анда да Аллаһы йорты төзеләчәк. Хәзерге вакытта барган эшләр, планнар турында Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов белән сөйләштек.

– Салих хәзрәт, мәчет төзелеше ничек бара?
– Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән ике атна элек төзелешкә дигән документлар рәсмиләштерелде, ризалык бирелде. Моны без озак көттек, хәтта мәчет булачак урында кайчандыр, кемдер китереп аударган төзелеш чүбен, бетон плитәләрне җыймадык. Инде эш тулы куәттә бара. Трактор, КамАЗ бирүчеләр табылды, мәйдан чистартыла. Җир сынаулары узды, хәзер нигез салабыз, моның өчен сигез субай кагып карадык. Безгә туры килгәнен сайлап, 321 субай сугасы гына калды.
– Бу эш кыйммәткә төшәчәкме?
– Бер субайның бәясе – 6100 сум, аны кагу 2900 сумга төшә. Барысы бергә 9000 сум тәшкил итә. Бу нисбәттән без «Бер гаиләдән – бер субай» акциясен тәкъдим иттек. Сәхих хәдистә дә «Кем Аллаһы ризалыгы өчен мәчет корса, Аллаһы ул бәндәсенә шул мәчет мисалында җәннәттә йорт төзер», дип язылган. Ә без хәзер мәчеткә нигез салуда катнашабыз! Һәм моның мөһимлеген кешеләр аңлый, Аллаһыга шөкер, акча китерә башладылар. Араларында зур хәйриячеләр дә, урта керемле түбәнкамалылар да, әби-бабайлар булуы да шатландыра.
– Элек мондый тәҗрибә бар идеме?
– Әйе, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вакытында «Нур» мәчете салынганда шәһәрдәшләребез аның баскычларын да «сатып алды». Аннары «Ихлас» үзәгендә тәрәзәләрне алыштырганда да, шул ук тәҗрибә кулланылды. Әлһәмдүлилләһ, Аллаһы йортларын, белем бирү үзәген торгызуда шәһәрдәшләр актив катнаша.
– Субай өчен генә акча алып килү мәҗбүриме?
– Юк, әлбәттә. Кем ничек булдыра ала. Шулай булыша. Кемдер көченнән күпме килә, шулкадәр акча бирә, кайберәүләр килеп эшләшә... Аллаһы үзе белүче. Гомумән, мәчет төзелеше өч этапта барачак. Хәзер субайлар сугыла, аннары фундамент салыначак. Шуннан кышка төзелеш «туңдырылачак» һәм без ташка акча җыя башлыйбыз. Мәчетебез хикмәтле, кыяфәте дә үзгә. Тышлау өчен затлы, югары сыйфатлы һәм ныклы таш кулланачакбыз. Аны чит илдән кайтартырга ниятлибез. Кирәк әйбер күп инде ул: тимере дә, бетоны да... Барысы да уңышлы барса, Ак каен мәхәлләсе мәчетен 2022 елга җиткерербез, дип өметләнәбез.
– Хәзерге вакытта кеше өеннән чыгарга яратмый. Мәчеткә бармыйча гына, акчаны ничек бирергә була?
– Заманнан калышмаска тырышабыз. Түбән Кама мөхтәсибәте сайтына http://muhtasibatnk.ru/sbor-sredstv-na-novuyu-mechet/ сылтамасы аша кереп, мәчет төзелеше өчен акчаны банк счетына күчерергә мөмкин. Счет номеры – 40703810106029000059 (ПАО «Ак Барс» Банк г. Казань), ИНН/КПП 1651025053/165101001. Шулай ук «новая мечеть» язуы белән «Сбербанк» картасына да (4817 7600 2007 0029) күчереп була. Төзелеш барышы турында даими хәбәр итеп торачакбыз. Бу эштә безгә заман технологияләре дә ярдәм итәчәк. Мәсәлән, сәхифәдә басылган QR-кодны телефон аша (я балаларыгыз ярдәм итеп) махсус кушымта ярдәме белән «укып» карагыз әле.
– Ә шулай да халык арасында мәчетнең гөмбәзе, ае булмавыннан ризасызлык белдерүчеләр бар.
– Мәчетләр – Аллаһы Тәгаләнең җир өстендәге йортлары. Аллаһыны сөйгән кешеләр Аның мәчетләрен дә үз итәрләр. Беренче чиратта, мәхәлләдәге бу Аллаһы йорты заманча булачак, шул ук вакытта тәүге мәчетне – Кәгъбәтулланы хәтерләтә. Аннары шунысы да бар:бина матурлыгыннан бигрәк анда килгән кеше күңеле матур булсын. Әгәр дә аның холкы яхшы якка үзгәрсә, калебе ачылса, димәк максатыбызга ирешәбез. Иң мөһиме, Ак каен мәхәлләсе мәчетендә авыр ишекләр дә, югары баскычлар да булмаячак. Җан тынычлыгы табар өчен авыр ишекләр ачып керү кирәкми.
– Районда Аллаһы йортлары төзелеше ничек бара?
– Үчкә авылында бер мәчет төзелә, Трудовой авылында төзелде, Борокта эшләр тәмамланып килә. Безнең өчен болар – зур шатлык. Әңгәмәне тәмамлар алдыннан, тагын бер хәдисне искә төшерәсе килә. Мөхәммәд сәлаллаһи галәйһи вәссәлләм әйтте: «Кем үз өендә тәһарәтләнеп, Аллаһының әмерен үтәү нияте белән, мәчеткә юл тота, атлаган бер адымы хатасын сөртер, икенчесе дәрәҗәсен арттырыр». (Мөслим риваяте).

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X