Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Изге ай хикмәтләре

шигырь

Хикмәт ул – һәр сүзне үлчәп,

Тиешле урында сөйләү.

Һәр гамәлне акыл белән,

Вакытында дөрес эшләү.

Хикмәтле кеше һәрвакыт

Файда күрә тормышында.

Аллаһның сүзнең тыңласаң,

Хикмәт була менә шунда.

Хикмәт белән бирде намаз,

Вакыты бар, саны да бар.

Рамазанда руза тот дип,

Раббым чыгарды зур карар.

Ураза безне өйрәтә

Мохтаҗның хәлен белергә.

Җаныңны тәрбия кылып,

Үз гаебеңне күрергә.

Вакытында ашап-эчеп,

Әздән канәгать булырга.

Һәр әгъзаны ял иттереп,

Сәламәт тормыш корырга.

Рамазан – изгелек ае,

Дөньяга бәрәкәт иңә.

Һәр мөселман тормышына

Аллаһның рәхмәте килә.

Роза Кашапова

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев