Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Ислам әхлагы буенча яшик

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең иң беренче гамәленнән алып соңгысына кадәр халыкны тәрбияләүне бурыч итеп куя. Ничек кенә «Ислам дине кылыч белән таралды» дип әйтергә теләсәләр дә, Рәсүлебезнең тормыш юлын һәм исламның үсеш тарихын өйрәнгән кешегә динебезнең фәкать йомшаклык, тәрбия, гыйлем өйрәнү һәм, иң мөһиме, шәхси үрнәк белән таратылуы аңлашыладыр.

Коръәни Кәрим – безнең өчен иң мөһим китап. Һәр мөселман шул китапка һәм Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.) мисалы үрнәгенә буйсынырга тиеш. 
Мөселман илләреннән аермалы буларак, Россиядә һәм Көнбатыш илләрендә яшәүче мөэминнәргә ислам кануннарын саклап яшәү, аны тормышка ашыру өчен бик күп көч таләп ителә. Ислам диненә карата каршы фикерләр бик күп. Европада Мөхәммәд пәйгамбәргә карата төрле карикатуралар ясыйлар, террорчылар дип, мөселманнарны эзәрлеклиләр.Урамда яулыклы яшь кызларга, ханымнарга шикләнеп карыйлар. Ә инде сакалы булган ир үтеп китсә, аны, чыннан да, террорчы дип кабул итәләр. Әмма ислам диненең беркайчан да террорчылыкка өндәмәвен аңламыйлар. Йөрәге белән ислам динен кабул иткән кешенең кулы хаксызга кеше үтерүгә күтәрелә алмый.
Шул ук вакытта эчүчелек, фахишәлек, наркотиклар куллану хөкем сөрә. Исерек  егетләр һәм кызлар урамнардан үтеп киткәндә, алардан куркучы юк. Ислам асылын үзенә канун итмәгән кешеләр өчен тормыш бик җиңел һәм иркен булып тоела, үзеңне контрольдә тотасы юк. Дөнья матур, дөнья киң, барлык уңайлыклардан оста файдалана белергә генә кирәк. Ә ислам дине тыелганнан тыелып яшәргә өнди. Шуңа күрә ислам кануны буенча яшәү җиңел дип булмый! Аллаһы Тәгаләдән насыйбын өмет итәбез.
Мөнирә Миңнегалиева, Түбән Кама үзәк мәчетенең «Асия» төркеме укучысы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X