Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

«Ихсан» ярдәмгә килә?

«Танышларымның әниләре вафат булгач, мәчеттә юдыртып-кәфенләтеп озатканнар. Мәчеттә кайда юалар? Күпме түләргә кирәк? Шул хакта белешеп, «Туган як»та язсагыз иде. Рания Зәетова». Газета укучы соравына «Ихсан» үзәге җитәкчесе Җәлил хәзрәт ЛАТЫЙПОВ җавап бирә: - Шәһәр үзәк мәчете карамагындагы «Ихсан» үзәгендә, вафат булганнарның гәүдәләрен, шәригать кануннарына туры китереп госелләп, кәфенләп, җеназа...

«Танышларымның әниләре вафат булгач, мәчеттә юдыртып-кәфенләтеп озатканнар. Мәчеттә кайда юалар? Күпме түләргә кирәк? Шул хакта белешеп, «Туган як»та язсагыз иде. Рания Зәетова».
 
Газета укучы соравына «Ихсан» үзәге җитәкчесе Җәлил хәзрәт ЛАТЫЙПОВ җавап бирә:
- Шәһәр үзәк мәчете карамагындагы «Ихсан» үзәгендә, вафат булганнарның гәүдәләрен, шәригать кануннарына туры китереп госелләп, кәфенләп, җеназа намазы укып, зиратка озату буенча хезмәт күрсәтелә. Моның өчен ирләрдән дә, хатыннардан да хәзерлекле махсус кешеләр билгеләнгән.
Шушы елның 8 гыйнварыннан башлап «Ихсан»да юу-кәфенләү бәясе 5 мең сумга җиткерелде (моңа кадәр 4 мең иде). «Ихсан» үзәгенең махсус «Мерседес» автомобилендә вафат кеше гәүдәсен өеннән барып алып килү, зиратка алып бару - 2 мең сум. Әгәр дә көтеп торырга кирәк булса, бер сәгате 600 сумга төшәчәк. Ә инде бу үзәктә юып-кәфенләгәч, башка авыл яки шәһәргә «Ихсан»ның махсус автомобилендә алып кайтырга ниятләгән очракта, бер километрга 20 сум исәбеннән акча түләргә тиеш буласыз. 10-11 кешегә исәпләнгән «Мерседес» автомобиленә вафат булган кешенең гәүдәсен кую өчен махсус урын көйләнгән.
«Ихсан» үзәге ял көннәрсез, ягъни шимбә-якшәмбедә дә эшли.
 
Белешү өчен тел.:
42-07-76 («Ихсан»да), 8-919-644-96-02 (Җәлил); 8-919-644-00-87 ( Рафыйк); 8-919-644- 70-74 (Илгиз).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев