Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Гыйлемнән зур хәзинә юк

Үзәк мәчеттә ислам дине нигезләре буенча укулар башлана.

Ирләрне дә, хатын-кызларны да көтәләр


Хатын-кызларга дини белем бирү буенча укыту бүлеге мөдире Алсу ханым Гәрәева әйтүенчә, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә беренче сыйныфта укырга 40 тан артык гүзәл зат теләк белдерде. Башлангычларда укучылар саны быел 325 кә җитте. Дәресләр атнага ике тап-кыр көндез яки кичен, рус һәм татар телендә бара. Укулар якшәмбе, шимбә көнне укырга теләүчеләр өчен дә оештырыла. Программа үз эченә Коръән уку, фикһ (ислам йолалары, әдәп һәм иҗтимагый тәртип үтәлүе мәсьәләләре), сира, иман, әдәп дәресләрен ала. Уку атнага ике тапкыр өч ел дәвам итә. Әле 300дән артык кеше өстәмә, әйтик Коръән уку, Коръән тәфсире, гарәп теле курсларына да йөри.
Ир-егетләрне укыту бүлеге мөдире Булат хәзрәт Баһаветдинов белдерүенчә, уку анда ике телдә булачак һәм кичен 18.00-21.00 сәгатьтә узачак. Узган ел шәкертләр саны 110 кеше булса, быел тагын 30 кеше язылган.
Гыйлем алырга теләүчеләр Үзәк мәчеткә килеп теркәлергә, яки телефоннан шалтыратып язылырга мөмкин: 8-917-295-31-38 (хатын-кызлар өчен), 8-939-733-08-88 (ирләр өчен).


«Намаз – бәхет ачкычы»


Моннан кала, 10 октябрьдә Үзәк мәчеттә «Намаз – бәхет ачкычы» дигән кыска вакытлы курслар ачарга ниятлиләр. Укулар биш атна рәттән һәр шимбә 9.00-12.00 сәгатьтә булачак.
Бирегә килүчеләр намаз уку кагыйдәләрен һәм Ислам нигезләрен өйрәнәчәкләр. Беренче тапкыр бу курслар быел гыйнвар аенда ачылып, дәресләргә 168 кеше килде. Март аенда ачылган курсларны, пандемия башлану сәбәпле, ябарга туры килде.
Алдагы курсларын бетерә алмаучыларны да, яңа шәкертләрне дә үзәк мәчеттә 10 октябрьдә кө-түләрен белдерделәр. Уку-га я мәчеткә килеп, я телефоннан
шалтыратып язылырга мөмкин.

Лилия Заһретдинова

Фәнис Кадыйров фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X