Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Гыйлем нуры

шигырь

Мәчетләр – җирдәге Аллаһ йорты,
Монда – рәхәт, монда – тынычлык.
Күңелеңә нәрсәдер җитмәсә,
Урап үтмә, әйдә, кереп чык. 
Кереп кенә чыкма, алга атла –
Намаз бүлмәсенә якын кил.
Моңлы азан тавышларын тыңла,
Бөтен бәхет менә шунда, бел!
Гыйлем алучылар белән бергә
Коръән өйрән – җаның сафланыр.
Ничә еллар эзләп табалмаган
Бәхетле көннәрең башланыр.
Үз йортында гыйлем бирә Аллаһ,
Тәүбә-истигъфарга өйрәтә.
Җәннәт бакчасына юл күрсәтеп,
Җәһәннәм утыннан кисәтә.
Күпме еллар кудың бу дөньяны,
Тоталмадың аны, барыбер.
Гыйлем нуры белән нурланырсың,
Мәчет ишеген син ачып кер.
Роза Кашапова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X