Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Гыйлем көче

Раббым Аллаһ

Раббым Аллаһ 
                     яхшылык теләсә,
Ул кешегә динне аңлата.
Аллаһ рәхмәтенә ирешкәннәр
Тирә-юньгә ак нур тарата.
Гыйлем иясенең дәрәҗәсе
Һәм кыйммәте һәрчак үзендә:
Дөнья хәятендә саклый аны,
Үлгәч юлдаш була каберендә.
Дин гыйлеме алган кеше генә
Дөрес аңлый яшәү максатын.
Ачык белә нәрсә эшләгәнен,
Кай тарафка аяк атласын.
Дин гыйлеме – 
                   пәйгамбәр мирасы,
Олы байлык ике дөньяда.
Матди байлык
                    хуҗасыннан китә,
Аның өчен мәңге югала.
Гыйлем саклый үзенең хуҗасын
Бәла-казалардан, гөнаһтан.
Саташудан саклый, адашудан.
Баш тартма син,
                  шундый байлыктан.
Әй, кардәшем! 
                 Гыйлем файдасының
Кайберләрен генә санадым.
Акылыңны эшләтеп карасаң,
Әйтерсең: 
              «Аңладым, аңладым!»
Роза КАШАПОВА. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X