Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Гыйлем – иң зур хәзинә!

Узган уку елы үтеп китеп, каникулларга таралыштык. Мөгәллимәбез Рәфига ханым, Коръән уку буенча үз киңәшләрен кабатлап, озатып калды. Җәй буе ул, безне онытмыйча, «ватсап» буенча күрсәтмәләр, киңәшләр, сурәләр җибәреп торды. Төркемебезнең старостасы Мәфрүзә ханым да, шундый ук кайгыртучан.

Җәйге каникул вакытында безнең белән хәбәрләшеп, шалтыратып, барлап торды: укыйбызмы, ураза тотабызмы, биргән белемнәрне кабатлыйбызмы?.. Бер караганда, аның үзенең дә 100 яшькә җитеп килүче әнисе, мәктәпкәчә яшьтәге оныгы бар. Вакыт табып, безне кайгыртып яшәве өчен, аңа зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Хәзерге вакытта, үз әти-әниләренә хәбәр салмаган уллар, кызлар адым саен, иң кадерле кешеләрен кирәк дип тә санамыйлар. Аллам сакласын, туганлык җепләрен өзәргә язмасын!
Инде яңа уку елы җиткәч, үзәк мәчет бусагасын атлап, икенче сыйныфка укырга килдек. Яңа гыйлем, яңа мәгълүмат бирелә. Йә, Раббым! Барчабызга хәерле белем алырга, аны өйрәтүче остазларыбызга һәм үзебезгә камил акыл, зирәк фикер, хәерле гомер насыйп итсәң иде. Йә, Раббым! Безне йомшаклык белән зиннәтләсәң, тәкъвалык белән хөрмәтләсәң иде. Гыйлемнән дә зуррак хәзинә юк!

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев